Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 гыйнвар , 14:45

Яшь шахматчылар ярышты

5 гыйнвар көнне Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Чакмагышның гомум белем бирү мәктәпләренең беренче класс укучылары арасында "Беренче сыйныф укучылары кубогы"на шахмат уены буенча турнир узды.

Яшь шахматчылар ярышты

Монда 4 кыз һәм 3 малай катнашты. Турнирда ике еллап шахмат уенында ихлас шөгыльләнгән кызлар һәм малайлар тапкырлыкта, зирәклектә үзләрен сынап карарга килгәннәр иде. Уенның тәртибе белән Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова таныштырды һәм бәйгечеләргә уңышлар теләде. Турнирда балалар үзара тапкырлыкта көч сынашып җиңү яуладылар. Малалайлар арасында 1 урынны Данил Шәйхуллин яулады, 2 урынга Рамин Шәфыйков лаек булды, 3 урынны Алан Латыйпов алды. Кызлар да откырлыкта сынатмады. Аишә Латыйпова 1урынны алды, 2 урын Әдилә Габитованыкы булды, 3урынны Зарина Әхмәтҗанова белән Назгөл Хисаметдинова дусларча бүлештеләр. Шахмат уенын үз иткән нәни дусларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар, бөек җиңүләр теләп калабыз.

Автор:Индира Латыпова