Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 гыйнвар , 21:25

Табигать көйсезләнеп алды

Башкортстан Гидрометүзәгеннән хәбәр итүләренчә, үткән төндә һәм бүген республика территориясеннән җылы һава фронты үтте.

Табигать көйсезләнеп алды

Әлеге циклон төбәккә көчле кар һәм бураннар алып килде. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булды. Республикада һәм Уфада якынча 13 мм калынлыктағы кар катламы барлыкка килде. Синоптиклар был күләмне көчле кар яву дип баһалый. Бу шартларда төбәкнең, шул исәптән безнең районның да, юл хуҗалыгы һәм коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эшчәнлек режимында эшләде. Бу табигать көйсезлеге райондашларга уңайсызлар китермәсен өчен тиешле чаралар күрелде, юллар кардан тазартылды. Моннан тыш, районда игълан ителгән “Карлы шимбә өмәсе” чикләрендә авыл биләмәләрендә һәм район үзәгендәге оешма-учреждениеләр коллективлары һәм укучылар тирә-як территорияләрне кардан тазарту өмәсенә актив кушылды. Фото һәм мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы сайты һәм авыл биләмәләренең инстаграм челтәрендәге сәхифәләре.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.