Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар , 01:40

Бәйрәм концертлары гөрләп узды

4-7 гыйнвар кичләрендә Чакмагышның Гаилә ялы паркында районыбызның үзешчән сәнгать осталары тарафыннан бәйрәм концертлары оештырылды.

Бәйрәм концертлары гөрләп узды

Беренчеләрдән булып, Чакмагыш халкын һәм кунакларын Иске Бәшир, Иске Калмаш, Имәнлекул, Яңа Коты ягыннан килгән җырчы-биючеләребез сәламләде. Очрашуны Гүзәл Хәйруллина һәм Мәрьям Смакова матур шигырьләре белән артистларыбызның чыгышларын үреп алып барды. Илдар Фәррахов, Йолдыз Шакирова, Гүзәл Хәйруллина, Лүзә Тимашева, Глүзә Шакирова, Гөлзәйнә Ханова, Миләүшә Усманова, Лидия Зисман, Эльза Камаловалар башкаруында җырларыбыз тамашачы күңелләренә хуш килде. Алина Абдуллина башкаруында башкорт биюе дә күпләрне сокландырды. Финал Сәлимгәрәев, Урал Шәяхмәтовлар исә бәйрәм мәйданына милли көйләребезне яңгыратты. Якташыбыз, Иске Калмаш авылының чибәр, сәләтле кызы, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле солисты Зимфира Зәйдуллинаның чыгышын районыбыз халкы аеруча яратты, көчле алкышларга күмде. Алай гына да түгел, Кыш Бабай (И.Фәррахов) һәм Карсылуның (Й.Шакирова) үзе белән бергәләп биеделәр, күңел ачтылар әле. Бәйрәм очрашуы бик күңелле узды! 5 гыйнвар көнне сәхнә түрен һәм үзәк мәйданны Калмашбаш, Рапат, Үрнәк, Яңа Балтач авыл биләмәләреннән килгән артистларыбыз биләп алды. Бу яклар да үзләренең җыр-моңга гашыйк кешеләре белән күптәннән билгеле, үзешчән сәнгать смотрларында һәр ел саен актив катнашып килә алар. Бәйрәм тамашасында Альбина Нәбиуллина, Мөнирә Сабитова, Рәйлә Рамазанова, Гөлфинә Ишморатова, Илдар Галиев, Ильмира Зәйнетдинова, Фәгыйль Исланов, Рәзил Мөхәммәтҗанов, Тәгъзимә Мөхәммәтдинова, Резеда Хәмәдиярова, Эльвира Шаһиҗанова үзләренең матур җырларын яңгыратты, Рима Гайнанова исә Яңа ел теләкләрен үзе иҗат иткән шигырь юллары аша җиткерде. Калмашбаш авылында туып-үскән, әлеге көндә Нефтекама дәүләт филармониясендә хезмәт итүче сәләтле яшь егетебез Фидан Сәхибгәрәев та бәйрәмгә ашкынып кайткан, чакмагышлыларга дәртле җырларын бүләк итте. Әлеге очрашу да Кыш бабай (Марат Костнев) һәм Карсылусыз (Гөлназ Ибраһимова) башка үтмәде. Районыбыз халкы алар белән бергә күңел ачты, купшы чыршы мәйданы бәйрәм атмосферасы, шатлык рухы белән тулган иде бу кичтә! 6 гыйнвар көнне исә Гаилә ял паркы Тозлыкуш, Тайняш, Рәҗәп авыл биләмәләре иҗат әһелләренең моңнарына күмелде. Мәдәният хезмәткәрләре Илдар Хәмидуллин, Рүзилә Нәфыйкова, Рифир Галиуллин, Ильвир Әхияров, Клара Хафизова, Альмира Әлмиева, Светлана Локманова, Розалия һәм Радик Гафаровлар, Альбина Нургалиева, Гөлназ Габсалихова, сәхнә осталары Марсель Мохтаров, Резеда Әюпова, сәләтле яшь җырчыларыбыз Әдилә Ярулина, Идрис Хәмидуллин, Элина Аширкаева, Ләйсән Шәрипова, Вилсур Әюповлар тамашачыларга берсеннән-берсе дәртле, моңлы җырларын бүләк итте, Рузил Нәфыйков татар һәм мари биюләрен башкарды. Төрле карнавал костюмнарына киенүчеләр бәйрәмебезгә шатлыклы минутлар, ямь өстенә ямь өстәп, халыкны биергә, күңел ачарга чакырып тордылар. 7 гыйнвар көнне православие халкы Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. Шушы уңайдан Гаилә ялы паркында күркәм тамаша оештырылды. Биредә район мәдәният йорты һәм Юмаш авыл биләмәсенең үзешчән сәнгатькәрләре чыгыш ясады. “Ровесницы” җыр ансамбле, Эльвир Халиков, Гөлнара Шәймиева, Гүзәл Табишева, Гөлназ Вәлиуллина, Зәйтүнә Шафикова, Люба Хисаметдинова, Рәмилә Сәлимгәрәева, Фируза Тангатарова, Альбина Сайдякова, Светлана Соколова, Венера Яковлева, Гөлназ Сәлимова, Эльвира Федорова, Гөлсинә Хәмәдияроваларның җырларын чакмагышлылар бик яратып тыңлады, “Асылъяр” халык биюләре ансамбленең (җитәкчесе – Гөлшат Галләмова) флешмобларына да алар актив кушылып, рәхәтләнеп биеп күңел ачты. Мактаулы “халык” исемен йөртүче “Березка” урыс вокаль (җитәкчесе – Гөлнара Шәймиева) һәм “Сеспел” чуваш фольклор ансамбленең (җитәкчесе – Вера Фомина) дәртле чыгышларын якташларыбыз аеруча җылы кабул итте. Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйрәм концертлары көн саен төрле уеннар белән үрелеп барды. Районыбызның мәдәният йортлары һәм китапханәләре хезмәткәрләре оештырган ярышларда халык яратып катнашты.

Автор:Денис Мансуров