+19 °С
Болытлы
Районда супер гаиләләр билгесе белән үткән 9 гыйнвар көнендә социаль челтәрләрдә гаилә квизы – интеллектуаль-күңел ачу чаралары оештырылды. Аларда районыбызның байтак гаиләләре катнашты. Кичке сәгатьләрдә исә “Чакмагыш-Арена” өсте ябулы боз шугалагында балалар өчен боздагы дискотека оештырылды. Кечкенә райондашларыбыз да, мәктәп укучылары да бу чарада актив катнашты. Боз шугалагында яңгырап торган дәртле көйләр бәйрәм кәефен арттырып, мондагы атмосфера балаларга кышкы каникул көннәрен сәламәтлек өчен файдалы да, күңелле дә итеп үткәрергә булышлык итте.