Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар , 12:40

95 яшькә җитү – үзе бәхет

95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Каргалы авылының аксакалы Кәнзелбаян Габделгәрәй улы Сәхибгәрәев шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Валиәхмәтов, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов, Каразирек авылы мәдәният хезмәткәрләре котлады.

Өлкән кешегә күп кирәкмени? Нибары сәламәтлек һәм бераз игътибар гына. Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр. Кәнзелбаян Габделгәрәй улы үзенең тормыш иптәше Фирдәвес Гата кызы белән кунакларны яхшы кәеф белән шатланып каршы алды. Зур акылга ия олуг юбиляр тормыш сөючәнлеге, күтәренке күңел халәте белән аерылып тора. Авыр хезмәт биографиясен дә бик кечкенә генә нечкәлекләре белән хәтерли ул. Биләмә башлыгы Рамил Камил улы юбилярга матур теләкләрен җиткереп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Анда түбәндәге тәбрикләү сүзләре язылган иде: “95 яшь ул – төпле акыл, бай яшәү тәҗрибәсе туплаган еллар. Без чын күңелдән Сезгә хәзерге буын бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен салган фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм Сезнең алда баш иябез! Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын, күңел җылысын тоеп, шатлык-куанычларда гомер итүегезне телибез!”.

Кәнзелбаян Габделгәрәй улы ихлас сөенеп бүләкләрне кабул итте, сәламәтлеге турындагы сорауларга да анык итеп җавап бирде. 95 яшькә җитү – үзе олы бәхет. Авылдашлары да йорт хуҗасын хөрмәт итәләр. Олуг юбилярның һәм аның тормыш иптәше Фирдәвес Гата кызының картлык көннәре тыныч, матур үтә. Ветеран якыннары, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп бәхетле гомер кичерә һәм башкаларга да матур тормыш тели.

Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Каразирек мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде