Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар , 12:05

Халык мәнфәгатьләрен алга куеп

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне

Халык мәнфәгатьләрен алга куеп

Русия Федерациясе Югары Советы Президиумының 1991 елның 28 декабрендәге карары белән 13 гыйнвар Русия матбугаты көне итеп билгеләнде. Әлеге дата 1703 елның 13 гыйнварында Русия императоры Бөек Петр Указына ярашлы Мәскәү шәһәрендә рус телендә беренче гәзит “Санк-Петербургские ведомости” дөнья күрүгә бәйле сайлап алынган. Петр I әлеге басманы илдә мөһим реформалар үткәрү һәм Русиянең куәтен ныгыту чарасы дип тә билгеләгән. Советлар Союзында Матбугат көне ел саен 5 майда – большевистик “Правда” гәзитенең беренче саны дөнья күргән көндә билгеләнә иде, әле бу да-та Белоруссиядә һаман Матбугат көне буларак саклана. Матбугат көне гәзит-журналлар редакцияләре хезмәткәрләре генә түгел, полиграфия өлкәсендә хезмәт салучылар өчен дә һөнәри бәйрәм булып тора. Бүген Русия Федерациясендә 33 меңнән артык басма теркәлгән, Башкортстанда дөнья күргәннәре дә йөзләр белән исәпләнелә. Районыбыз матбугатын 90 еллык тарихка ия татарча “Игенче” (тәүге саны 1931 елның 25 декабрендә дөнья күргән) һәм 2016 елның июленнән дөнья күрә башлап, Дүртөйле, Кушнаренко, Илеш, Чакмагыш районнарында таратылучы аена бер тапкыр башкорт телендә чыгып килүче төбәкара “Сарманай” гәзитләре тәшкил итә. Аңа кадәр 2002 елдан алып ундүрт ел дәвамында аена ике мәртәбә башкорт телендә “Саҡмағош сатҡылары” гәзите таратыла иде, хәзер дүрт район гәзитләре яңа исем астында берләште һәм безнең районда нәшер ителә. “Игенче” гәзите бүген республикада атнага бер тапкыр басылып таратылучы шәһәр-район басмаларының берсе булып тора һәм тәүге саныннан ук районыбыздагы иҗтимагый-сәяси тормышны яктыртучы орган буларак саклана. Коллективыбыз ирешкән уңышлар өчен беренче чиратта безнең угрылыклы абунәчеләребез, эшлекле партнерларыбыз, безнең хезмәтләребездән теләп файдаланучы һәр райондашыбызга чиксез рәхмәтлебез. Гомеренең иң җимешле хезмәт елларын район гәзите редакциясе һәм типографиясендә фидакарьлеккә багышлаган хөрмәтле ветераннарыбызга да зур рәхмәт. Хезмәтебезнең никадәр мөһимлеген яхшы аңлап, һәрдаим ярдәмгә ашкынып торучы муниципаль район хакимиятенә, районыбыздагы барлык хуҗалыклар, предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре һәм коллективларына, икътисадый авырлыкларга кара- мастан, яраткан басмалары белән дуслыкны дәвам итәргә мөмкинлек табучы тугрылыклы абунәчеләребезгә дә олы ихтирам хисләрен җиткерәбез. Бүген коллективыбызда үз эшенә чиксез бирелгән, теләсә кайсы авыр мәсьәләләрне дә тиз арада хәл итә алырлык хезмәткәрләр тупланган. Без һәрвакыт сезнең белән, сезнең мәнфәгатьләрегезгә хез- мәт итүдән тайпылмаячакбыз, сезне кызыклы һәм фәһемле язмалар белән сөендереп торудан тыш, китап-брошюралар, журнал-бланкларны да теләгән зәвыкка яхшы сыйфатлы итеп әзерли алабыз. Русия матбугаты көне һәммәбезнең дә уртак бәйрәме булып калуын дәвам итсен, дуслар! Бергәләшеп яңадан-яңа казанышлар юлыннан тайпылышсыз алга барыйк!

Автор:Фәнис Әмирханов, “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренең баш мөхәррире