Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2022, 16:55

Кер сабынының файдасы зур икәнен беләсезме?

Баксаң, аннан да файдалырак сабын юк икән!

Кер сабынының файдасы зур икәнен  беләсезме?
Кер сабынының файдасы зур икәнен беләсезме?

Кер сабыны үзенең микробиологик үзенчәлекләре буенча гигиена чаралары арасында иң нәтиҗәле, тәэсирлеләрнең берсе булып тора. Аның файдасы турында күптән мәгълүм булса да, җәмгыятьтә төрле инфекцияләр таралу вакытында гади, арзан һәм файдалы сабынны нәрсә өчен кайда кулланып булганын тагын бер кабат исегезгә төшерәбез. Сары-көрән сабын кисәге бактерияләрне гына түгел, мазутны, майлы буяуны да юып төшерергә сәләтле. Бигрәк тә бу 72% майлылыктагы сабынга кагыла. Заман химиясе продуктлары арасында ул бердәнбер экологик яктан таза, гиппоаллерген товар булып кала. Составы бик гади: май кислоталары һәм натрий тозы. Шушы нигездә, төрле ис һәм буяулар кушып, башка сабын сортларын да җитештерәләр. Кер сабынын куллану киңлеге ифрат киң. Кулинариядә: Супермаркеттан алып кайткан яшелчә-җимешне ныклап юу мөһим. Шушында кер сабынының кирәге тияр. Хәтта туңдырылган тавыкны, йомыркаларны кулланыр алдыннан сабын кушымтасында юып алу һәм чайкату комачауламас. Дәвалану өчен: Җиңелчә яраланган чакта (кухняда кулны пешерсәң, песи тырнаса, үтүккә тисәң һәм башкалар) кулны кер сабыны белән юарга кирәк. Аның бактерцид үзенчәлекләре яраны эренләүдән саклаячак. Вируслар таралган мәлдә, урамга җыенганда танау куышлыгын кер сабыны белән юып чыгыгыз. Авыруның тәүге билгеләрен тойганда да шулай эшләргә кирәк. Аз гына чеметеп алгандай булса, курыкмагыз – зарары юк. Сабын составында интерферон барлыгын да онытмагыз: ул да дәвалануга үз өлешен кертәчәк. Аяк һәм кул бармакларын кер сабыны белән юу гөмбә чирләреннән аралый. Бу җәмәгать мунчаларына, бассейнга йөргәндә бигрәк тә мөһим. Кайсы бер хатын-кыз чирләре борчыганда да, гигиена чарасы буларак, кер сабынын файдалану мөмкин. Санитария: Дезинфекция чарасы буларак та кер сабыны алыштыргыз. Ул – яхшы антисептик. Элекке заманда, хирургик перчаткалар җитмәгән чакта, операцияләр эшләгәндә кер сабынын кулланганнар: кулны нык итеп сабынлап операция ясаганнар. Бу чара зарарланудан саклаган. Косметология: Кер сабынын чәч юу өчен дә кулланырга була. Чәч тә куерачак, кавык та югалачак. Чайкатыр өчен лимон суты кушылган суны файдалансаң, тагын да яхшырак. Бит тиресе проблемалы икән, атнасына ике тапкыр кер сабыны белән юыныгыз. Тик азактан мотлак крем сөртергә кирәк. Тиздән битегезнең яңаруын, тазаруын, төсе матураюын күрерсез. Гигиена: Мунча яратасыз икән, миннекне бераз сабынлы суда җебетегез. Тән тиресе ничек тазаруын шунда ук тоерсыз. Теш щеткасын да даими рәвештә сабынлап юып торыгыз. Ул таза һәм зарарсыз булачак. Хуҗалыкта: – Кер сабыны әйберләрдәге тапларны бетерә, агарта, тазарта. Товарны бозмый. – Йорт үсемлекләрен эшкәртү өчен дә сабын катнашмасын кулланалар. Менә шундый могҗизалы чара ул кер сабыны! Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: “Файдалы киңәшләр” төркеменең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас в