ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 гыйнвар 2022, 16:20

Укучылар киберхәвефсезлек өлкәсендә белемнәрен арттырды

Бүгенге тормышыбызны Интернет челтәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Бөтен кирәкле мәгълүматны, яңалыкларны шуннан алабыз. Интернеттан балалар өчен хәвефсезлек файдалану турында да истә тотарга кирәк, чөнки бу челтәр үз эченә бик күп файдалы мәгълүмат һәм белем генә алмый, зур куркыныч та тудыра. Шуңа күрә челтәрләрдән файдаланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үзләштерү бик мөһим.

Укучылар киберхәвефсезлек өлкәсендә белемнәрен арттырды
Укучылар киберхәвефсезлек өлкәсендә белемнәрен арттырды

17 гыйнварда Сан дәресе – ИТ өлкәсендәге Бөтенрусия белем бирү проекты старт алды. Саннар дәресе – әйдәп баручы технологик компанияләрдән белем алу өчен уникаль мөмкинлек. Рәҗәп урта мәктәбе укучылары 18 гыйнвар көнне саннар дәресен уңышлы үттеләр. Балалар Мидори Кума, “Касперский лабораториясе”нең детективы белән белән киберһөҗүмнәрне тикшерү белән шөгыльләнделәр, антивирус ярдәмендә файлларның кодын анализладылар, операция системасын яңартырга өйрәнделәр, электрон почтада шикле эчтәлектәге хат эзләделәр, “Киберһөҗүмнәрне тикшерү” скрайб-ролигын карадылар, мәгълүмати хәвефсезлек белгечләре турында белделәр. Барлык катнашучылар да лаеклы сертификатлы булдылар. Афәрин, укучылар!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: