ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 гыйнвар 2022, 10:55

Халык күңеленә рухият өләшүче

Күренекле башкорт әдәбияты классигы Рәми Гариповның “Туган тел” шигырендә образлы итеп “... туган халкының чәчәктәй күңеленнән бал кортыдай энҗе туплап, хуш исле кәрәз коеп, бүгенгеләргә рухи азык итеп өләшү” турындагы әйтелгән сүзләрне мин, һичшиксез, замандашым, рухташым – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 36 ел дәвамында Иске Калмаш авылы китапханәсендә авыл халкына рухи-мәдәни азык өләшкән хезмәткәр, актив җәмәгатьче, булдыклы хатын-кыз Лүзә Гайса кызы Байбакованың булмышына, яшәешенә аваздаш, дип ныклы рәвештә әйтә алам.

Халык күңеленә рухият өләшүче
Халык күңеленә рухият өләшүче

Күренекле башкорт әдәбияты классигы Рәми Гариповның “Туган тел” шигырендә образлы итеп “... туган халкының чәчәктәй күңеленнән бал кортыдай энҗе туплап, хуш исле кәрәз коеп, бүгенгеләргә рухи азык итеп өләшү” турындагы әйтелгән сүзләрне мин, һичшиксез, замандашым, рухташым – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 36 ел дәвамында Иске Калмаш авылы китапханәсендә авыл халкына рухи-мәдәни азык өләшкән хезмәткәр, актив җәмәгатьче, булдыклы хатын-кыз Лүзә Гайса кызы Байбакованың булмышына, яшәешенә аваздаш, дип ныклы рәвештә әйтә алам. Ул, чынлап та, нәкъ бал корты кебек – үтә тынгысыз, чиксез уңган, бар яклап та тырыш, һәр эшкә өлгер якташларыбызның берсе. Безнең аның белән танышлыгыбыз һәм артабангы дуслыгыбыз узган гасырның җитмешенче елларыннан бирле – ярты гасырдан артык дәвам итә. Иске Калмаш урта мәктәбендә укытучы, директорның класстан тыш тәрбия чараларын оештыру буенча урынбасары, артабан авыл Советы башкарма комитеты рәисе постларында эшләгәндә тыгыз бәйләнешебез соңрак мин партиянең район комитетында, муниципаль район хакимиятендә төрле вазыйфалар биләгәндә дә сүрелмәде, хәзер дә, хаклы ялда булуга карамастан, икебез дә җәмәгать тормышыннан читләшкәнебез юк. Әлбәттә, әле дә аралашабыз, шылтыратышып, хәл белешеп торабыз. Хәер, аны Иске Калмашта гына түгел, район күләмендә белмәгән кешеләр сирәктер дә. Әйдәгез, берара аның тормыш һәм хезмәт юлына байкау ясап алыйк әле. 1945 елның 15 августында Иске Калмаш авылында туган ул. Бөек Ватан сугышыннан соң тернәкләнеп килүче халык хуҗалыгы үсешен күз уңыннан үткәреп, кече яшьтән кулдан килгәнчә эшкә җигелеп үсә кыз. Мәктәп елларында ук зирәклеге, тырышлыгы һәм активлыгы белән аерылып тора, бик күп җәмәгать эшләрендә катнаша. Хезмәт эшчәнлеген 1962 елда туган авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң бирегә Таскаклыдан китерелгән балалар йортында тәрбияче вазыйфасында башлап җибәрә. Бер үк вакытта үзе белем алган мәктәптә дүрт ел башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия дә бирә. 1966 елдан алып 36 ел дәвамында – хаклы ялга киткәнче Иске Калмаш авылы китапханәсе мөдире булды. Читтән торып Уфада китапханәчеләр әзерләү техникумында белем алды, эшендә зур тәҗрибә туплады бу күркәм ханым. Төп эшен өлгеле итеп башкарудан тыш ул гомер буе авыл биләмәсендә үткән барлык чаралар үзәгендә кайнады, күпләрен үзе сценарийларын төзеп оештырды да әле. Ялкынлы агитатор-пропагандист Лүзә Гайса кызы басу станнарында, фермаларда, бригада йортларында гына түгел, ә һәр йортта диярлек булырга, район, республика, илебез күләмендә үткән бөтен чараларны оештырырга өлгерә иде. Сайлаулар үткәрү, халык исәбен алу, төрле кичәләр, конкурс-бәйгеләр оештырып үткәрү, тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләр, өлкәннәр белән үтемле итеп эшләү һәм башка чараларның берсе дә аннан башка үтмәде, дисәк тә дөрес булыр. Ул чактагы партия оешмасы секретаре Ранис Нурхәниф улы Баянов белән узган гасырның сиксәненче елларында Иске Калмаш биләмәсендә телевизион һәм радиотапшырулар оештыру, 50 еллап район “Игенче” гәзитенә төрле темаларга мәкаләләр язып тору да – аның никадәр булдыклылыгы, бар эшкә дә осталыгы турында дәлилләр. Ул берничә тапкыр мәдәният хезмәткәрләренең район, өлкә конференцияләре, съездлары делегаты да булды, дистә елдан артык (1990-2002 елларда) Иске Калмаш авыл Советында хатын-кызлар советы рәисе йөген дә тартты. Әйткәндәй, хатын-кызлар советында ул ярты гасырдан артык алмаштыргысыз әгъза булып кала әле. Күпкырлы оста икәнлеген дәлилләр өчен үзешчән сәнгать осталарының Бөтенсоюз фестивале лауреаты исемен йөртүен мисалга китерү дә җитәр иде, әмма ул шушы биш дистәдән артык еллар эчендә сәхнә түрен ямьләүче үзешчән дә булып кала.

(Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.)

Автор:Дамира Казыйханова, муниципаль хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре.
Читайте нас: