ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 гыйнвар 2022, 09:50

Өлкәннәргә хөрмәт-ихтирам белән

Яңа елның могҗизаларга, көтелмәгән сөенечләргә ифрат бай булуы күптәннән билгеле инде. Сабыйлар гына түгел, өлкән яшьләрдәгеләр дә бу бәйрәмне ашкынып көтә, яхшылап әзерләнә һәм Кремль курантлары чыңы астында Яңа ел туган мәлдә изге хыял максатларының, һичшиксез, тормышка ашуын тели.

Өлкәннәргә хөрмәт-ихтирам белән
Өлкәннәргә хөрмәт-ихтирам белән

Бакалы психоневрология интернатының Рәҗәп авылындагы филиалы – өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны стационар шартларда реабилитацияләү үзәгендә тәрбияләнүче әби-бабайлар өчен быел да бәйрәм якты истәлекләргә үрелеп калды. Искиткеч юмарт йөрәкле якташыбыз – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов биредә тәрбияләнүче өлкәннәр ихтыяҗларына өр-яңа телевизор алып килгән иде.

(Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.)

 

Автор:Гөлназ Гыймаева, “Игенче”нең штаттан тыш хәбәрчесе.
Читайте нас: