ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 гыйнвар 2022, 10:00

Заманча хоккей мәйданчыгы кирәк

Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында күптәннән катнашып килә һәм аның ярдәмендә Имәнлекул мәдәният йорты фасадын, Югары Аташтагы Бөек Ватан сугышы яугирләренә куелган истәлекле һәйкәлне, Имәнлекулда суүткәргеч линияләрен, Югары Аташта Яшьләр һәм Кызыл Партизан урамнары юлларын ремонтлауга, Имәнлекул урта мәктәбенең тәрәзәләрен алмаштырып, җалюзилар куюга, биләмә ихтыяҗлары өчен “МТЗ” тракторы сатып алуга ирештеләр.

Заманча хоккей мәйданчыгы кирәк
Заманча хоккей мәйданчыгы кирәк

Программада катнашу мөмкинлеге быел да бар һәм биләмәдә яшәүчеләр аннан теләп файдаланырга ниятләделәр. Югары Аташ авылында бүген 354 кеше яши. Берничә ел элек авыл энтузиастлары көче белән биредә хоккей тартмасын корылып, анда боз катырылып, авыл яшь-җилкенчәге шушы уен осталыгын шомартты, төрле бәйгеләрдә катнашып, ярыйсы гына уңышларга да иреште. Вакыт узу белән мәйданчык та тузды, аны ремонтлап тоту зур чыгымнар таләп итә. Алдан үткән җыелышларда халыкның күпчелегеәнә шул мәсьәләне хәл итү яклы шул мәсьәләне хәл итү яклы булды – яңа пластик тирәчле хоккей мәйданчыгына ия булырга теләк белдерделәр.

(Язманың  тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.)

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: