ИГЕНЧЕ
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2022, 12:15

Катгый таләпләр үтәлеше – иминлек нигезе

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен районның күп мәктәпләрендә төрле чаралар күрелә.

Катгый таләпләр үтәлеше – иминлек нигезе
Катгый таләпләр үтәлеше – иминлек нигезе

 Пандемиягә каршы көрәштә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә коронавирусны профилактикалау иң мөһим чараларның берсе булып тора. Монда укучылар сәгать иртәнге 8 тулганнан башлап, 9нчы яртыга кадәр киләләр. Аларны ковид инспекторлары каршы алып тора.

         Монда укытучыларга һәм укучыларга да бер үк таләпләр: керү белән барысы да кулларын сузып, температураларын үлчәтә һәм дезинфекцияләнә.

         Мәктәптә 3 керү урынында контроль булдырылган. Бу эш ныклы тәртипкә салынган. Мәктәпкә кергән урында балалар күпләп тупланмасын өчен шартлар тудырыла. Моның өчен биредә ковид инспекторлары эшләп килә. И.Р.Гыйләҗева, Ю.Р.Насыйбуллина, С.А.Сафуановалар һәр кергән укытучы-укучының тән температурасын үлчи һәм кулларына дезинфекцияләү матдәсен сиптерә. Социаль дистанцияне катгый сакларга, кечкенәләрне озата килүчеләрдән битлек киюне, персоналның төп профилактик чараларны үтәвен таләп итәләр.

         Дәресләр башланыр алдыннан  җаваплы ковид инспекторлары

барлык укучыларның да тән температурасын үлчи. Температура 37,0 һәм югарырак була икән, яисә ОРВИ билгеләре күзәтелсә, укучылар өйгә кайтарып җибәрелә.

         Инструкция буенча, укучыларда коронавирус билгеләре күзәтелсә, моның турында шәфкать туташы иң тәүдә мәктәп директорына хәбәр итәргә тиеш. Укытучылар, ковид инспекторлары һәм башка хезмәткәрләр тарафыннан күрелгән чаралар имин һәм сәламәт мөхиткә ирешүгә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: