ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2022, 14:32

Укучыларыбыз сәламәтлеген кайгыртып

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы буенча коронавирус пандемиясе вакытында республика мәктәпләрендә медицина инспекторлары эшли башлаган иде. Исегезгә төшерәбез, медицина инспекторлары – медицина вузларының өлкән курслар студентлары – мәктәпләрдә эшләде инде. Әлеге вакытта да бу эш дәвам итә, тик хәзер медицина инспекторы булып студентлар түгел, ә мәктәп хезмәткәрләре эшли.

Укучыларыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Укучыларыбыз сәламәтлеген кайгыртып

Яңа уку елыннан районыбыз мәктәпләрендә медицина инспекторлары билгеләнгән иде. Уку йортларында чир йоктырып зарарлану очраклары аз булуы – аларның эшчәнлеге нәтиҗәсе. Чакмагыш гимназиясендә дә әлеге эшкә җитди һәм үтә дә җаваплы карыйлар. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова билгеләп үтүенчә, алар бинага керү режимын оештыруны күзәтеп торырга тиешле. Шулай ук тән температурасын үлчәү, антисептик чаралар, бактерицидлы рециркуляторларның булуы, социаль дистанциянең үтәлеше һәм даими юып-сөртеп тору да аларның вазыйфаларына керә. Гимназиядә әлеге вазыйфаны 10 медицина инспекторы башкара. Алар сыйфатында эшләү өчен гимназия хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Ковидка каршы инструкторлар бурычларына авырулар саны арту шартларында эпидемиягә каршы һәм санитар таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту керә.

Балалар үзара азрак аралашсын өчен мәктәптә термометрия һәм кулларны дезинфекцияләү чаралары белән 4 керү урыны җиһазландырылган. Мәктәптә кабинет системасы гамәлдән чыгарылган, укучылар бары тик үз кабинетларында гына укый, социаль дистанция саклана.

“Гимназиядә битлек киеп йөрү режимы катгый рәвештә саклана. Барлык педагоглар битлек киеп йөри. Бинаны дезинфекция чаралары белән эшкәртү һәм җилләтү көн саен башкарыла. Сыйныфларда һәм коридорда бактерицидлы рецикулярлар урнаштырылган. Иртәнге вакытта махсус рәвештә фильтрлау үткәрелә, тән температурасы үлчәнә һәм куллар антисептик белән эшкәртелә. Идәннәрне һәм өслекләрне дезинфекция чаралары белән эшкәртү бездә көнгә 2 тапкыр башкарыла. ОРВИ билгеләре булган балалар шунда ук мәктәптәге изоляторга урнаштырыла. Боларның һәммәсе дә – биредә коронавирус инфекциясе таралуына юл куелмасын һәм укучылар сәламәтлегенә зяын килмәсен өчен башкарыла, барлык тиешле

таләпләр дә тайпылышсыз үтәлә”, – диде мәктәпнең шәфкать туташы Рауза Фәнис кызы Сәлимова.

Кызганычка каршы, коронавирус белән бәйле хәл көннән-көн катлаулана бара. Әле һәммәбезгә дә мәгълум булуынча, аның яңа – “омикрон” төре балалар өчен аеруча хәвефле. Шуңа күрә инфекция таралуны искәртү буенча барлык таләпләрне төгәл үтәү мөһим.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: