Шушы көннәрдә чираттагы шундый очрашу Юмаш балалар бакчасында үтте. Район эчке эшләр бүлеге Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясенең пропаганда инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Ринат Гыйльметдинов биредә тәрбияләнүче балалар белән әңгәмәләшеп, тәрбиячеләр белән берлектә уен формасында хәвефсез юл йөрү кагыйдәләре турында мәгълүмәт җиткерде.
26 гыйнварда исә ул Рәҗәп урта мәктәбендә булып, анда белем алучы укучылар белән очрашты. Очрашу барышында ул юлларда балаларның җәрәхәтләнүен кисәтүгә юнәлтелгән “Җәяүлеләр кичүе”, “Балалар креслосы”, “Яктылык кайтаручы элементлар” темаларына профилактик әңгәмәләр үткәрде.
Болардан тыш, инспекция хезмәткәрләре системалы рәвештә юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәп һәм район территориясеннән үткән юлларда теркәлгән юл-транспорт вакыйгалары турында аңлатып, киң мәгълүмат чаралары аша да райондашларга мәгълүмат җиткереп, агитация һәм пропаганда эшчәнлеген алып баралар.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: район эчке эшләр бүлеге Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләре.