ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2022, 10:10

Мәдәният йорты төзекләндерелүгә мохтаҗ

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Мәдәният йорты төзекләндерелүгә мохтаҗ
Мәдәният йорты төзекләндерелүгә мохтаҗ

Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә Җирле инициативаларны хуплау программасында ул тормышка ашырыла башлаганнан алып катнашып килә һәм аның ярдәмендә хәл ителүе кичектерелүне көтми торган байтак проблемалардан арына алулары да куанычлы. Мәсәлән, программада беренче елда ук биләмә үзәгендәге балалар бакчасын ремонтлауга ирешү теләге белән катнашып, 2016 елда аны тәртипкә китерә алдылар. 2017 елда урындагы мәктәпнең тәрәзә- ләре пыяла-пластик блокларга алмаштырылды, 2018 елда биләмә ихтыяҗлары өчен “МТЗ-82” тракторы сатып алынды, 2019 һәм 2020 елларда Рәҗәпнең Үзәк урамында, Дүртөйле, Базар һәм Урман урамнарында яхшылап күтәртеп ком-таш өслекле юл булдырдылар, 2021 елда Яңа Бирде авылының Гагарин урамы да яхшылап күтәртелеп эшләнелде. Биләмәдә яшәүчеләр агымдагы елда да әлеге программа ярдәмендә хәл ителеше кичектерүне көтми торган чираттагы проблемаларыннан арынырга теләк белдереп, аңа бердәм кушылдылар. Алдагы үткән җыелышларда күпчелекнең фикере авыл мәдәният йортына ремонт үткәрүне хуп күрде. Йомгаклау җыелышында биредә эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте директоры Валерий Вадимович Соколов та катнашуы һәм аның халыкның теләген тормышка ашыру максатында иганә ярдәме кертергә га- рантия бирүе җыенның мәртәбәсен тагын да арттырып җибәрде.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: