ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2022, 14:05

Шырпы кабы кадәр блокада икмәге тәме

27 гыйнварда Ленинград камалышын өзүгә 78 ел тулды. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн  һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.

Шырпы кабы кадәр блокада икмәге тәме
Шырпы кабы кадәр блокада икмәге тәме

Районыбызда ел саен әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар оештырыла. 27 гыйнвар көнне, район үзәгенең Җиңү паркында Бөек Ватан сугышындагы Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел тулуга багышланган     “Блокада икмәге” акциясе үтте. Истәлекле чараны муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты һәм Яшьләр үзәге белгечләре оештырды.

 Митингта ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев Бөек Ватан сугышы чорындагы Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) шәһәрендәге вакыйгалар турында сөйләде. Дошман камавында калган шәһәр халыкның фидакарьлеген – 900 тәүлеккә якын ачлыкта, суыкта авыр шартларда яшәп, сугыш сынауларын үтүен билгеләп үтеп, Ленинградны коткарган совет гаскәрләренең каһарманлыгын яшь буын хәтердә тотсын, бүгенге тыныч тормышның кадерен белсен иде, диде.

Блокада корбаннарын бер минут тын торып искә алгач, “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары акция символы – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма булган 125 грамм авырлыктагы икмәк  кисәкләрен таратты. Чара ахырында парктагы Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә обелискка чәчкәләр салынды.

 

 

Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: