ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
27 апрель 2020, 18:00

Дәваханәләргә һәм социаль учреждениеләргә ярдәм йөзеннән

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, республика парламентының сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов коллегасы – БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның бюджет буенча комитеты рәисе урынбасары Илһам Илүс улы Галин белән берлектә Чакмагыш, Бакалы һәм Шаран районнары дәваханәләре һәм социаль учреждениеләренә шәхси саклану чаралары бүләк итте. –Мөселман дөньясында изге Рамазан аеның тәүге көнендә үк башланган мондый шәфкатьлелек акцияләре дәвамлы булачак, – дип ышандырды Ирек Марс улы. Аның сүзләрен коллегасы Илһам Галин да куәтләде. –Бөтен дөньяга таралган коронавирус пандемиясе вакытында медицина хезмәткәрләрен, социаль учреждениеләрдә эшләүчеләрне саклау һәм яклауны намус эшебез, дип исәплибез, – диде Илһам Илүс улы. – Ирек Марс улының изгелекле гамәленә иярүчеләр тагын да күбрәк булыр әле, дип ныклы ышанам. Югарыда санап үтелгән учреждениеләр ихтыяҗлары өчен эчкерсез тапшырылган махсус киемнәр, битлекләр, дезинфекция чаралары һәм башкалар бүген кешелеккә янаган куркыныч афәт белән көрәшнең алгы сызыгында торучыларга зур ярдәм булачагына шик юк. Изгелекле якташыбыз Ирек Марс улы Усмановка ихлас йөрәктән рәхмәт белдереп, эшчәнлегендә тагын да зуррак уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез. Үткән шимбәдә безнең районда да “Яшел Башкортстан” акциясе старт алды. Аның чикләрендә Икмәк заводы микрорайоны янындагы территориядә 75тән артык төп нарат үсентеләре утыртылды. Югары әзерлек һәм үзчикләнү режимы гамәлдә булган шартларда республика күләмендә игълан ителгән экология акциясендә район халкы катнаша алмады. Төзекләндерү, агач утырту эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте һәм Чакмагыш авыл Советы биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре башкарды. Үсентеләрне утырту барлык санитар кагыйдәләрне төгәл үтәп башкарылды, хезмәткәрләр барысы да маскалар һәм перчаткалар киеп эшләде. “Яшел Башкортстан” акциясе район үзәгендә генә түгел, авыл биләмәләрендә дә үтте. Юмаш, Рәҗәп, Рапат, Тайняш авыл Советларына караган авылларда да яшь үсентеләр утыртылды. Аларга Иске Калмаш, Тозлыкуш, Үрнәк, Бәшир, Имәнлекул авыл биләмәләрендә яшәүчеләр дә актив кушылды.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, республика парламентының сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов коллегасы – БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның бюджет буенча комитеты рәисе урынбасары Илһам Илүс улы Галин белән берлектә Чакмагыш, Бакалы һәм Шаран районнары дәваханәләре һәм социаль учреждениеләренә шәхси саклану чаралары бүләк итте. –Мөселман дөньясында изге Рамазан аеның тәүге көнендә үк башланган мондый шәфкатьлелек акцияләре дәвамлы булачак, – дип ышандырды Ирек Марс улы. Аның сүзләрен коллегасы Илһам Галин да куәтләде. –Бөтен дөньяга таралган коронавирус пандемиясе вакытында медицина хезмәткәрләрен, социаль учреждениеләрдә эшләүчеләрне саклау һәм яклауны намус эшебез, дип исәплибез, – диде Илһам Илүс улы. – Ирек Марс улының изгелекле гамәленә иярүчеләр тагын да күбрәк булыр әле, дип ныклы ышанам. Югарыда санап үтелгән учреждениеләр ихтыяҗлары өчен эчкерсез тапшырылган махсус киемнәр, битлекләр, дезинфекция чаралары һәм башкалар бүген кешелеккә янаган куркыныч афәт белән көрәшнең алгы сызыгында торучыларга зур ярдәм булачагына шик юк. Изгелекле якташыбыз Ирек Марс улы Усмановка ихлас йөрәктән рәхмәт белдереп, эшчәнлегендә тагын да зуррак уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез.
Үткән шимбәдә безнең районда да “Яшел Башкортстан” акциясе старт алды. Аның чикләрендә Икмәк заводы микрорайоны янындагы территориядә 75тән артык төп нарат үсентеләре утыртылды. Югары әзерлек һәм үзчикләнү режимы гамәлдә булган шартларда республика күләмендә игълан ителгән экология акциясендә район халкы катнаша алмады. Төзекләндерү, агач утырту эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте һәм Чакмагыш авыл Советы биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре башкарды. Үсентеләрне утырту барлык санитар кагыйдәләрне төгәл үтәп башкарылды, хезмәткәрләр барысы да маскалар һәм перчаткалар киеп эшләде. “Яшел Башкортстан” акциясе район үзәгендә генә түгел, авыл биләмәләрендә дә үтте. Юмаш, Рәҗәп, Рапат, Тайняш авыл Советларына караган авылларда да яшь үсентеләр утыртылды. Аларга Иске Калмаш, Тозлыкуш, Үрнәк, Бәшир, Имәнлекул авыл биләмәләрендә яшәүчеләр дә актив кушылды.
Читайте нас: