ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
25 июнь 2020, 17:51

Авыруларга үтә игътибарлы булу мөһим

Район үзәк дәваханәсендәге барлык медицина хезмәткәрләре дә эшчәнлекләрендә шушы тәгълиматтан читләшми

Бүген Чакмагыш районында сәламәтлек саклау тармагына 165 койка-урынлы стационарга, заманча җиһазландырылган дәвалау-диагностика җиһазларына ия берничә бүлектән торган район үзәк дәвахәнәсе, 13 стационар койка-урынлык һәм тәүлегенә 75 чирлене амбулатория шартларында кабул итәргә сәләтле иске Калмаш авылы участок дәваханәсе, амбулатор шартларда 25 кеше кабул итә алырлык Юмаш авылындагы табиблык амбулаториясе, 43 фельдшер-акушерлык пункты, шул исәптән берсе – мобиль, һәм митрә-Әюптә күптән түгел ачылган модуль тибындагы ФаП берләшкән. Район халкының сәламәтлеген саклауда барлык кирәкле белгечлекләр буенча 73 табиб уңышлы эшчәнлек алып бара. Аларның дүртесе – Лена Мөхәммәт кызы Мөхәммәдиева, Рузилә Әхмәт кызы Ибәтуллина, Илдар Фәдыйк улы Насыйров, Салават Зәки улы Гыйззәтуллин “Башкортстан Республикасының атказанган табибы” дигән югары исемне йөртә. Табибә-стоматолог Рәзилә Тимергали кызы Хаҗиева белән невропатолог Салават Зәки улы Гыйззәтуллин медицина фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә дә ия. Барлык табиблар һәм урта медицина персоналы сертификат- ларга ия, аларның 57 процентын нан артыгы югары һәм беренче квалификация категорияле. Һәркайсы – үз эшенең чын остасы, төрле хәлләрдә дә авыруларны кабул итеп, тиешле медицина ярдәмен тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә күрсәтеп торалар. Иң тәүдә сәламәтлек саклауга 35 һәм аннан арырак еллар гомерләрен багышлаган, бүген дә сафтагы өлкән коллегаларыбызны зур ихтирам һәм тирән хөрмәт хисләре белән атап үтәсем килә. Фидус Таһир улы Азметов, Данил Мөхәммәт улы Мостафин, Лена Мөхәммәт кызы Мәхәммәдиева, Рәйлә Заһит кызы Шакирова, Рөстәм Мәүләви улы Кашаев, Рузилә Әхмәт кызы Ибәтуллина, Гөлсем Тәлгать кызы Кәримова, Рәзилә Тимергали кызы Хаҗиева, Клара Дәүләтгәрәй кызы Нуркаева, Фәрит Фәһим улы Исхаков, Рәсимә Гыйльметдин кызы Әхмәтова, Сәлимә Юныс кызы Дүсәлимова, Рамил Искәндәр улы Мәһәдиев кебек тынгысыз, бай тәҗрибәгә ия табибларыбыз яшь коллегалары белән теләп тәҗрибә уртаклаша, алар исәбендә йөзәрләгән коткарып калынган кеше гомерләре, меңәрләгән дөрес диагноз һәм үзвакытында күрсәтелгән тиешле ярдәм, пациентларның ихлас рәхмәт хисләре… Фельдшерлар Хәния Рухылбаян кызы Хәниева, Розалия Каләмдәр кызы Хөрмәтуллина, Лилия Рәхмәтулла кызы Шәмсетдинова күпкырлы җимешле хезмәтләре өчен “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгеләре һәм район, республика ведомстволарының берничә Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнгән. Акушерлар Рәзинә Гыйззәтуллина, Розалия Хөрмәтуллинаны чын-чынлап үз эшенең осталары, диләр. Алда әйтеп үткәнемчә, район үзәк дәваханәсендә бик күп юнәлешләр буенча халыкка медицина ярдәме күрсәтелә. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм муниципаль район хакимиятенең даими хәстәрлеге белән дәваханә елдан-ел төзекләндерелә, заманча җиһазландырыла, биредә эшләүчеләргә дә, мөрәҗәгать итүче пациентларга да шартлар яхшыртылганнан-яхшыртыла бара. Медицина хезмәткәрләренең төрле хәлләрдә дә үз эшләрен олы осталык белән, тугрылыклы башкарулары турында бөтен республикада, хәтта чит төбәкләрдә дә уңай тәэссоратлар киң билгеле.Быелгы дөньякүләм пандемия шартларында да Чакмагыш медиклары сокланырлык эшчәнлек үрнәкләре күрсәтә. Иске Калмаш участок дәваханәсендә булдырылган провизор госпитале һәм изоляторда табиблар Динара Альберт кызы Закарина, Виктория Фәһим кызы Нәгыймова, Лариса Илдар кызы Байбакова, Айвар Айрат улы Баянов, Эльза Альберт кызы Мусина, шәфкать туташлары Илүсә Зөфәр кызы Мөхтәсимова, Лилия Фәррах кызы Хаҗиева, Гөлназ Борис кызы Макулова, Гөлнара Рафаил кызы Хәсәнова, Лилия Радик кызы Кашаева, Гүзәл Кадим кызы Зарипова, Гөлсинә Шәрифулла кызы Сабирова, Гөлназ Риф кызы Фазлыйәхмәтова, Света Валерий кызы Әкбәрова, Элена Әдип кызы Мингалиева, Гөлшат Мансур кызы Низамова, Гүзәл Рәшит кызы Басыйрова, Гөлнәзирә Фәнсаф кызы Бәширова, Эльвира Финат кызы Муллагалиева, санитаркалар Рәзифә Миңнегали кызы Кашаева, Зилә Камил кызы Нургалиева, Айсылу Венер кызы Ишәева, Гөлшат Алег кызы Хәнәфина, Дамира Әнәс кызы Гарифуллина, Зилә Исәкәй кызы Никифорова, Неля Мидхәт кызы Дилмөхәммәтова, Гөлназ Мәүләви кызы Дәүләтбаева, шулай ук дәваханә хезмәткәрләре Лиза Баттал кызы Ильясова, Гөлнара Тимерҗан кызы Макулова, Нәфисә Рәикъ кызы Ханнанова, Габдрахман Барый улы Янбухтин, район поликлиникасының инфекцион чирләр кабинеты хезмәткәрләре – табиб-инфекционист Урал Рәүзел- Әнәф улы Ирназаров, шәфкать туташлары Олеся Радик кызы Сәлимгәрәева, Регина Марат кызы Әсәдуллина, Лариса Венер кызы Маликова, барлык участок терапевтлары, ашыгыч ярдәм хезмәте бригадалары – һәммәсе дә чирлеләр белән яхшы мөгамәләдә үз вазыйфа бурычларын намус кушканча җиренә җиткереп башкаралар, чирнең районыбызда киң таралуы- на юл куймыйлар. Аларның һәркайсы турында тик мактау сүзләре генә җиткерәсем килә. Районыбызда сәламәтлек саклау системасын үстерүгә баш табиб вазыйфасында Эрик Фәйзулла улы Фазлыйәхмәтов зур өлеш кертте. Аның хәстәрлеге һәм ныкышмалылыгы белән Митрә-Әюп авылында модуль тибындагы яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзелде, Иске Калмаш участок дәваханәсенең матди-техник тәэминаты системасы яхшырды, хирургия бүлегендә капиталь ремонт үткәрүгә нигез салынды, операцияләр ясау блогы, ниһаять, һаваны фильтрлау системасына ия булды. Аның җитәкчелегендә сменага 250 авыруны кабул итәргә сәләтле өр-яңа заманча дәвалау-диагностикалау җиһаз-корылмалары булачак өч катлы мәһабәт поликлиника төзелә башланды. Дәваханә коллективын һәм район халкын бу җәһәттән эшләр артабан да дәвам иттерелер, дип ышандырасым килә. Дөньякүләм коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән югары әзерлек режимы быел һөнәри бәйрәмебезне берничә көнгә соңгарак күчерде. Бүген без бергәләп Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан иң беренче чиратта барлык хөрмәтле ветераннарыбызны, өлкән остазларыбызны, һәммә коллегаларыбызны ихлас йөрәктән тәбрик итәм һәм иң изге теләкләремне юллыйм. Яраткан эшегез киләчәктә дә тик канәгатьлек кенә китерсен, дәваланып чыккан пациентларыгызның ихлас рәхмәтләре күңелләрегезне җылытып торсын, тагын да зуррак үрләр, матур казанышлар яулансын. Бәйрәм белән сезне!


Читайте нас: