ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
19 апрель 2021, 15:41

Үзәктә мобиль пункт эшләде

Шимбә көннәрендә районның үзәк базарына килүчеләр анда коронавирус инфекциясенә каршы прививка кадата ала

Шимбә көннәрендә районның үзәк базарына килүчеләр анда коронавирус инфекциясенә каршы прививка кадата ала
Яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле эпидемиологик хәл безнең илдә башка дәүләтләр белән чагыштырганда шактый тотрыклы булса да, әле тынычланырга иртәрәк. Русиядә һәм, әлбәттә, аның составында булган безнең республика һәм районда да, бу үтә хәвефле вирусны «авызлыкларга» гомум вакциналаштыру ярдәм итә, дип билгели белгечләр. Медицина хезмәткәрләре илебездә мөмкин кадәр кешеләргә прививка ясап, көчле гомум иммунитет булдырырга омтыла. Шәһәр һәм районнарда, хәтта авылларда, бу процедураны үткәреп, халыкны инфекциядән саклап калу өчен мобиль пунктлар ачыла.
Безнең райондашлар да вакциналаштыруның мөһимлеген аңлап, үз сәламәтлеген хәстәрләргә, бу үлемечле инфекциядән сакланырга омтыла. Үткән атна ахырына 970тән артык райондашыбыз прививка ясатып өлгергән дә инде. Үзәк дәваханәнең мобиль фельдшер-акушерлык пунктлары район авылларына да чыгып, анда да дистәләгән кешеләрне вакциналаштыра. Узган шимбәдә мондый мобиль пункт Чакмагыш үзәк базарындагы «Сихәт» даруханәсе алдындагы мәйданда да эшләде. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше прививка ясата алды. Күчмә фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Миләүшә Мәхмүт кызы Нәбиуллина һәр мөрәҗәгать итүченең сәламәтлек торышын билгеләр өчен тиешле медицина тикшерүе процедураларын үткәрә һәм авыру симптомнары күзәтелмәгән очракта «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасын кертә. «Районда яшәүчеләр вакциналаштыруның бу авыр инфекциядән саклануның иң ышанычлы чарасы икәнен яхшы аңлый. Авылларга чыкканда да алдан язылып, күмәк җыелып киләләр”, – ди ул.
Район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров билгеләвенчә, оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре мөрәҗәгате буенча хезмәт коллективларына барып, вакциналау үткәрү дә оештырыла. Күптән түгел дәваханәнең медицина хезмәткәрләре Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгына чыгып, ике дистәдән артык кешегә прививка ясаганнар. Ә үзәк базарда күчмә медицина пункты һәм шимбә көнне эшләячәк дип планлаштырыла. Эш көннәрендә нинди дә булса сәбәпләр аркасында дәваханәгә барырга мөмкинлеге булмаган һәм аяусыз чирдән үзен саклап калырга теләгән 18 яшьтән өлкәнрәк һәр райондашыбыз ял көнендә бу мобиль пунктка мөрәҗәгать итеп, коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.
Читайте нас: