ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
28 апрель 2021, 11:57

Алар – иң беренче булып ярдәмгә килүчеләр

Бүген, 28 апрельдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Бүген, 28 апрельдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, һәр көнне, һәр сәгатьтә райондашлар сәламәтлеге һәм гомере өчен көрәшкән ак халатлы шәфкать ияләрен шушы бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз һәм фидакарьлегегез, үтә дә җаваплы, зур ихтыяр көче таләп иткән хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкаруыгыз өчен һәм коткарып калынган гомерләр өчен барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерәбез! Үзегезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, рухи ныклык һәм пациентларыгызның күп санлы рәхмәтләре игелек-изгелек булып әйләнеп кайтуын телибез!
Читайте нас: