ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
1 июль 2021, 09:30

Вакцина кадату: кирәкме, юкмы?

Райондашларыбыз арасында коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату мөһимлеге турында төрле фикерләр йөри. Һәр кешегә әлеге мөһим карарны кабул итәргә аны кадаткан кешеләрнең сөйләгәннәре ярдәм итәр, дип ышанабыз. Алар һәр яңа сан саен дәвам ителәчәк.

Райондашларыбыз арасында коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату мөһимлеге турында төрле фикерләр йөри. Һәр кешегә әлеге мөһим карарны кабул итәргә аны кадаткан кешеләрнең сөйләгәннәре ярдәм итәр, дип ышанабыз. Алар һәр яңа сан саен дәвам ителәчәк.
Дамира КАЗЫЙХАНОВА, муниципаль хезмәт ветераны, Чакмагыш авылы: –Узган ел октябрь аенда, күпме генә сакланып йөрсәк тә, тормыш иптәшем Фәнзил белән икебез дә коронавирус чирен йоктырдык. Ул җиңелрәк үткәрде, ә мин, яшермим, яшәү белән үлем арасындагы сират күперен кичтем, дип тә әйтә алам. Табибларның һөнәри осталыгы, баларым, якыннарымның ярдәме белән генә үтә авыр кичергән чирне җиңә алуга ирештем. Аякка басу белән аның кабат кире кайтуына каршы чаралар күрә башладык. Язын пневмониягә каршы вакцина эшләттек, күптән түгел икебез дә коронавируска каршы вакцинаның беренче этабын кадаттык. Үзем дә, тормыш иптәшем дә аны яхшы кичерәбез, тиздән икенче этабын да, һичшиксез, ясатачакбыз. Мин, кабатлап әйтәм, мәкерле бу чир нең бөтен авыр эземтәләрен шәх сән кичергән, үлемнән могҗиза белән генә калган кеше буларак, барлык райондашларны, әгәр медицина күрсәткечләре каршылык тудырмаса, мотлак вакцина ясатырга һәм үзегезне дә, туганнарыгыз, якыннарыгызны, әйләнә тирәдәге кешеләрне дә сакларга чакырам. Күптән түгел генә туруныбыз дөньяга килде, тирә як нинди гүзәл! Бу тормыш имин дәвам итсен, дисәгез, безнең өлгегә иярегез!
Автор:IMPORT Сервисный
Читайте нас: