ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
2 июль 2021, 09:37

Сәламәт җәмгыять – өстенлекле бурычыбыз

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә

Муниципаль район хакимияте каршындагы наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссиянең чиратагы утырышы көн тәртибенә алты мөһим мәсьәлә чыгарылды. Аларны тикшерү барышында җәмгыятебезнең сәламәтлеген тәэмин итү буенча мөһим карарлар кабул ителде. Район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшчәнлек буенча урынбасары Айрат Вәсил улы Әбуталипов агымдагы елның беренче яртысында районыбызда наркотиклы матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш барышына җинтекле анализ ясады. Бездә башлыча наркотик тәэсирле үсемлекләр белән бәйле җинаятьләр теркәлүе мәгълүм. Аллага шөкер, синтетик наркотиклар һәм башка төр кешеләр аңын томалый торган матдәләр таралу очракларына юл куелмый. Әмма бу тынычланырлык сәбәп түгел, мондый афәткә каршы көрәшне бер генә минутка да йомшартырга ярамый, диде ул. Артабан ул ук районыбызда күзәтелгән чорда оештырылып үткәрелгән “Үлем белән сәүдә итү челәрне фашла!” һәм “Мәк” оператив профилактикалау операцияләре йомгаклары белән таныштырды, мондый юнәлештәге чараларны артабан да эффектлы үткәреп торырга чакырды. Район үзәк дәваханәсенең наркология кабинеты эшчәнлеге белән баш табибә Алина Фаил кызы Латыйпова таныштырды. Беренчегә ачыкланган һәм инде исәптә торган наркотикларны һәм исерткеч эчемлекләрне куллануга әвәс кеше ләр белән алып барылган дәвалау һәм профилактикалау эшләре артабан да җәмгыятебездә әлеге начар гадәтнең күпләп таралуын чикләүгә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерелде. Үткән 2020 – 2021 уку елы барышында гомум белем бирү учреждениеләре укучылары арасында алып барылган наркотиклы матдәләрнең законсыз әйләнешен искәртүгә кагылышлы профилактика эшчәнлеге йомгакларын муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Әнгам улы Камаев җиткерде. Аның чыгышында яңгыраганнар да үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеге өчен көрәштә файдалы булуы дәлилләнелде: укучылар арасында үткәрелгән чаралар йогынтысында мондый кырын гомәл кылу очраклары теркәлмәгән. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова 2030 елга кадәр Русия Федерациясендә кабул ителгән наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча дәүләт стратегиясен районыбызда тормышка ашыру буенча чаралар планы белән таныштырды һәм алар бертавыштан хуплап кабул ителде. Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Айгөл Илмер кызы Нәбиева әлеге оешманың агымдагы елның икенче яртысына эшчәнлек планын бәян үтте һәм ул да бердәм хупланылды
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: