ИГЕНЧЕ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
8 июль 2021, 15:24

Вакциналау антитәнчекләрнең теләсә кайсы дәрәҗәсе билгеләнелгәндә дә үткәрелергә мөмкин

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) вәкиле Мелита Вуйнович сүзләренә караганда, стандарт тестларның күбесе кешенең иммунитет дәрәҗәсе нинди булуын төгәл әйтә алмый: “Бу алар антитетәнчекне билгеләми, дигән сүз түгел. Әйе, бу яхшы тестлар. Әмма иммунитет дәрәҗәсенең нинди булуын билгеләү өчен: “Әйе, сезнең иммунитетыгыз шактый югары һәм сез вирустан якланачаксыз”, — дип әйтә ала торган югары белемле белгечләр, фәнни лаборатория, бик үзенчәлекле лаборатория тестлары таләп ителә.

“Пандемияне туктатырга мөмкин. Аны быел туктатырга кирәк, әмма бик тәвәккәл булырга һәм үз-үзеңә: “Мин кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен, әмма моңа аерым кеше буларак минем көчем генә җитми”, — дип прививка ясатканнан соң да битлекләрдә йөрүнең мөһимлеген ассызыклап (чөнки вирус барыбер бер кешедән икенчесенә күчә ала) билгеләп үтте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле.
“Пандемия — һава торышы, климат түгел, без аңа йогынты ясый алабыз. Бу — үз-үзеңне тоту пандемиясе. Аны туктату өчен без шунда ук кулдан килгәннең барысын да эшли алырбызмы, дигән кешелеккә карата сорау,—дип ассызыклады Вуйнович. — Әгәр без вирус таралуны туктата алабыз икән, бу бик яхшы, чөнки ул барыбер калачак, әмма халыкка хәвеф янау һәм сәламәтлек саклау системасында бер ел элек кебек көчкә ия булмаячак”.
ВОЗ вәкиле һәрберебезнең игътибарын сәламәтлек саклау торышына да юнәлтте: “Мин клиник табиб, ләкин клиникада эшләмәвемә күп вакыт үтте. Хәзерге вакытта табиблар һәм шәфкать туташлары гадәттән тыш шартларда 18 айдан артык эшлиләр. Аларның да көче җитмәвен аңларга кирәк”.
Бүгенге көндә коронавирустан саклануның иң нәтиҗәле ысулы — вакциналау. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: район үзәк дәваханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.
Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: