ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
16 июль 2021, 16:20

Гомум хәвефсезлегебез өчен

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча оператив штаб утырышыннан. Муниципаль район хакимияте каршындагы коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча оештырылган оператив штабның чираттагы утырышы узды. Аны штаб начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Утырыш башында районда вакциналау торышы буенча район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова мәгълүмат бирде. Районда коронавирус инфекциясен йоктырып чирләүчеләргә нинди дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтелүе, прививка ясатуның күп очракта җитди авырудан саклап калуы турында сөйләп үтте. Туй, туган көн, юбилейлар һәм башка массакүләм чаралар үткәрү буенча хакимият башлыгының эшкуарлык буенча урынбасары Азат Эрнст улы Санъяров таләпләрне әйтеп үтте: бәйрәм табыннары, туган көннәр, юбилейлар оештырырга теләүчеләргә бәйрәмнәрдә 50дән артык кеше җыймаска таләп куела. Чөнки арада вирус йөртүче яки прививка ясатмаган кунакларда да булырга мөмкин. Бу таләпне чикләүләр дип карап, якыннарыгызның, дус-туганнарыгызның гомерен куркыныч астына куймавыгыз сорала. Магазиннарга маска киеп керүне дәвам итеп, санитар кагыйдәләрне сакларга тырышу мөһим. Маска кию режимын бозган гражданнар өчен җаваплылыкка тарттыру чараларын дәвам итәргә дигән тәкъдимнәр үз көчендә кала. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Әнгам улы Камаев мәктәпләрдәге көндезге лагерьларда коронавирус инфекциясенә каршы чараларны үтәү дәвам итүе турында чыгыш ясады. Мәктәптә чирләүчеләр күзәтелми. Җәмәгать туклануы һәм сәүдә учреждениеләрендә социаль дистанция саклау таләбен дәвам иттерергә бурыч куелды. Барлык мөселман кардәшләребезнең олы бәйрәме – Корбан гаете килеп җитте. Шушы чарага бәйле барлык мәчетләрдә дә дини йолалар үтәгәндә маска киюне, санитар таләпләр саклап 20дән дә артык кеше җыелмауны таләп итәчәкләре турында карар кабул ителде. Хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев боларның һәммәсенә аңлап карау мөһимлеген ассызыклады, барыннан да бигрәк вазыйфа урыннарын биләүчеләрдән таләпләрне төгәл үтәп, башкаларга үрнәк күрсәтүләрен сорады.

Гомум хәвефсезлегебез өчен
Гомум хәвефсезлегебез өчен
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: