ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
29 июль 2021, 16:37

Хәвефле чирне бергәләп авызлыкларга

Бүген муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм районда күзәтелгән башка көнүзәк мәсьәләләр буенча чираттагы брифинг үтте.

Бүген муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм районда күзәтелгән башка көнүзәк мәсьәләләр буенча чираттагы брифинг үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, үзәк район дәваханәсенең табибә-эпидемиологы Эльнара Раил кызы Гафиуллина, район эчке эшләр бүлегенең административ практика инспекторы Азат Җәүһәр улы Ханнанов катнашты.

Чараны алып баручы Светлана Фларис кызы катнашучыларга коронавирус инфекциясе таралуга кагылышлы хәл торышы һәм җәмәгать урыннарында, кешеләр күпләп туплана торган урыннарда хокук бозуларны ачыклау максатыннан чаралар күрелүе, битлек кию режимын бозган очракта каралган җаваплылык турында борчыган сорауларны ишеттерде һәм аларга анык җаваплар алды.

Хәвефле чирне бергәләп авызлыкларга
Хәвефле чирне бергәләп авызлыкларга
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: