ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
4 август 2021, 15:24

Күмәкләгән – явыз чирне дә җиңгән

Муниципаль район хакимияте каршындагы оператив штабның чираттагы утырышында әлеге көнгә кагылышлы сораулар һәм мәсьәләләр каралды. Утырышта хакимият башлыгының урынбасарлары һәм учреждениеләр җитәкчеләре Дамир Низамов, Илгиз Ихсанов, Светлана Шакирова, Азат Саньяров, үзәк дәваханәнең баш табибәсе Алина Латыйпова, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, район гәзитенең мөхәррире Фәнис Әмирханов, полиция инспекторы Азат Ханнанов катнашты.

Тәүдә дәваханә җитәкчесе Алина Фаил кызы чыгыш ясады, ул вакциналау барышы һәм бу җәһәттән халыкны кабул итү уңайлаштырылуы турында мәгълүмат бирде. Прививка ясатучылар санының көннән-көн күбәя, теләп килүчеләр артуы турында әйтеп үтте.

Мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева яңа уку елына мәктәпләрнең әзерлеге, укытучыларның прививка ясатуда активрак катнашулары турында чыгыш ясады.

– Инспекторлар пандемия чорында таләпләрне үтәмәүчеләр, маска кияргә теләмәүчеләргә каршы эшне активлаштыра бара. Протоколлар төзелә, аңлату эшләре алып барыла, – диде Азат Ханнанов.

Шәхси эшкуарлык мәсьәләләре буенча урынбасар Азат Эрнест улы Саньяров җәмәгать урыннарында маска кию режимын һәм социаль дистанцияне саклау турында эшчәнлек барышын оештыру һәм аның үтәлүе турында хисап тотты. “Кызганычка каршы, таләпләрне ишетмәүчеләр дә бар”, – диде ул.

“Сәламәт авыл” проектының үтәлеше барышы тәртибе белән Светлана Фларис кызы Шакирова таныштырды. Бу проект үз чиратында өлкән яшьтәгеләрне вакциналау һәм чирдән саклап калу максатында оештырылган. Хәвеф зонасына өлкән яшьтәге кешеләр керә, аларны саклау – барыбызның да максаты дип карарга кирәк.

Чирләмәү өчен вакциналау үтү кирәк һәм моңа бик җитди карарга киңәш итәбез! Күмәк эшкә бергә тотынсак кына чирне җиңәчәгебездә ышанычыбыз ныклы булачак!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: