ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
6 август 2021, 10:00

Бәла өстенә бәла, дигәндәй...

Муниципаль район хакимиятендә яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм вакциналау буенча 4 август көнне узган гарасаттан зыян килгән күпфатирлы йортларның җимереклекләрен тергезү эшләре буенча брифинг узды. Чараны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды. Брифингта район үзәк дәваханәсе баш табибәсе урынбасары Кадрия Рәфис кызы Исламова катнашты.

Үткән җил-давыллы гарасат дистәләгән күпфатирлы һәм торак йортларга, мәгариф учреждениеләренә, электр линияләренә, паркка, сәүдә объектларына зыян китерде. Әлеге вакытта төрле оешмалар һәм волонтерлар көче белән төзекләндерү эшләре алып барыла. Давылның кешеләргә, оешмаларга күпме зыян салганы исәпләнә һәм барлык көч җимереклекләрне төзекләндерүгә юнәлтелә.

Кадрия Рәфис кызы коронавирус йоктырып чирләүчеләр санын әйтеп үтте. Республика буенча андыйлар бүгенге көндә 47995 кеше исәпләнә, шуларның 44417се савыгып аякка баскан. Район буенча 850 кеше теркәлгән, 705е терелеп чыккан, Иске Калмаш дәваханәсендә дәвалануда 18 кеше исәпләнә, аларның 10сы пневмония йоктырган, калганнары башка йогышлы чирләр белән амбулатор дәваланудалар. Кискен чирләүчеләр саны күзәтелми. Андыйлар Уфага ковидтан дәвалану үзәкләренә җибәрелә бара.

60 яшьтән өлкәннәр арасында чирләүчеләр ковид бригадалар һәм фельдшерлар тарафыннан ныклы игътибар үзәгендә тотылалар. 8288 кеше бүгенге көндә прививка ясаткан, вакцина кадатучылар саны артып тора. Теләүчеләр поликлиникада 26 кабинетка, яисә ФАПларга барып прививка ясата алалар.

Бәла өстенә бәла, дигәндәй...
Бәла өстенә бәла, дигәндәй...
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: