ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
6 август 2021, 12:20

Чикләүләрсез тормышка кайту – һәркайсыбыз ихтыярында

Тарихи вакыйгалар шуны исбатлый: безнең дәүләтебез һәрвакыт үз халкын үз илебездә эшләнгән вакциналар белән тәэмин иткән.

Тарихи вакыйгалар шуны исбатлый: безнең дәүләтебез һәрвакыт үз халкын үз илебездә эшләнгән вакциналар белән тәэмин иткән. Икенче йөз ел дәвамында СССР, артабан Русия территориясенә караган төбәкләрдә яшәүчеләр хәвефле эпидемиологик хәл тудырырга мөмкин булган төрле авыруларны бары тик прививка ярдәмендә “авызлыклап”, аларга тараларырга юл куймый тота. Мәсәлән, оспа, В гепатиты, туберкулез, столбняк, полиомиелит, грипп кебек чирләр бары тик аларга каршы прививка уйлап табылгач һәм илебездә яшәгән барлык гражданнарга ясалгач кына җиңелде. Һәм бүген, дөнья өр-яңа, моңа кадәр билгеле булмаган, симптоматикасы буенча үтә дә хәвефле вирус белән йөзгә йөз очрашкач, ул вирус өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә гомерләрен һич аямый өзә башлагач, галимнәр бу афәттән коткарырга сәләтле булган препарат эшләргә алындылар. Аларның ныкышмалы хезмәтенең нәтиҗәсе булып вакцина барлыкка килде. Бүгенге көндә ул – коронавирустан котылуның һәм элекке, бернинди чикләүләрсез, гадәти тормышка кире кайтуның бердән-бер юлы. Райондашларның зур күпчелеге моны яхшы аңлый. Гәзитебезнең алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, язгы айлардан башлап тоташ хезмәт коллективлары бердәм булып вакциналау процедурасын үтте. Вакыт күрсәтүенчә, бу үзен аклады. Хезмәткәрләре прививка кадаткан коллективларда эшчәнлек гадәти режимда алып барыла, авыр чирләп, дәваханәләргә җибәрелүчеләр юк. Әлбәттә, һәр коллективта бу мөһим эшне оештыруда тәү чиратта җитәкчеләрнең шәхси үрнәге зур роль уйный. Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә вакциналауның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аеруча яхшы аңлыйлар. Чөнки авыл хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы УСМАНОВА — медицина белеменә ия булган, бу вазыйфага билгеләнгәнче байтак еллар райондашлар сәламәтлеге сагында торган җитәкче. “Илебезнең фәнни үзәкләрендә безнең галимнәр тарафыннан эшләнгән вакциналарның ышанычлы булуында әз генә дә шик булмады. Элекке хезмәтем һәм медицина өлкәсендә алган белемемә нигезләнеп, шуны әйтә алам: үткән гасырларда ук чума кебек иң куркыныч чирләрне бары тик прививка гына җиңә, туктата алган һәм кешелек тарихы дәвам иткән. Шуңа да район дәваханәсенә коронавируска каршы вакциналар кайтарылгач, һич икеләнми «Гам-КОВИД-Вак»ның («Спутник V») ике компонентын да кадаттык. Коллективыбызда 5 кеше эшли, барыбыз да вакциналау процедурасын үттек. Аны авыр кичердек, дип әйтә алмыйм, беренче көнне бераз гына тән температурасы күтәрелеп алды. Әмма бу халәтне коронавирус инфекциясен кичергән чактагы хәл белән хәтта әз генә дә чагыштырырлык та түгел. Моны да ныклы итеп, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам – бераз алдарак бу инфекцияне йоктырып чирләдем, ни дәрәҗәдә авыр булуын хәзер ишетеп кенә түгел, тоеп беләм. Һәм шуңа да яңадан кабатлануын һич теләмим. Прививканы да бу бик тә хәвефле инфекциядән үземне генә түгел, якыннарымны, туганнарымны, хезмәттәшләремне, авылдашларны — гомумән, эш буенча аралашырга туры килгән һәр кемне саклап калу, курчалау максаты белән ике дә уйлап тормый эшләттем һәм хезмәттәшләремә дә шуны аңлатырга тырыштым. Һәм авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүче якташларга, барлык райондашлара да мөрәҗәгать итеп, прививканы үзебезне саклап калуның бердәнбер нәтиҗәле чарасы икәнлеген аңлап, аны озакка сузмый, көзге айларга кадәр иммунитет барлыкка килерлек итеп эшләтеп өлгерсеннәр иде, дип әйтәм

Язманың тулы вариантын "Игенче гәзитендә укырга була.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: