ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
16 август 2021, 10:50

Барысы да халык уңайлыгы өчен

Төбәктә сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елында Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе табиблары автомашинасы шассиендагы күчмә диагностика үзәге кабул итү оештырды. Ул торак-коммуналь хуҗалыгы янәшәсендәге территориядә урнашкан иде.

Таң белән халык чиратка тезелеп басып, табибларны көтәләр иде инде. Күчмә клиника барлык медицина аппаратлары белән җиһазландырылган. Митрә-Әюп авылыннан килгән Зөһрә апа сөенече белән уртаклашты: “Ерак авылларда яшәүчеләргә бу бик тә уңайлы. Табибларга күренүем минем өчен бик әйбәт булды. Чөнки Уфага гел генә барып та булмый. Үземә кирәк табибка да кереп күрендем. Моны оештыручыларга мин бик рәхмәтлемен, ифрат уңайлы булды” – диде Зөһрә апа.

Дөрестән дә, күпләр табибларга күренер өчен генә башкалага барып йөри алмый. Андыйларга уңайлыклар, шушындый мөмкинлекләр булдыру тик файдага гына!

Автор:
Читайте нас: