ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
18 август 2021, 09:35

“Сәламәтлек поезды” – Рәҗәптә

Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү һәм хроник авырулары булган пациентларның диспансер күзәтүен оештыру максатында республика төбәкләрендә “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе чикләрендә “Сәләмәтлек поезды” хәрәкәтен дәвам итә. Безнең районда да ул алдан билгеләнгән график буенча эш алып бара. Акциягә сәламәтлек үзәкләре, күчмә флюорографлар, маммографлар, күчмә ФАПлар җәлеп ителде, анда урта медицина хезмәткәрләре, табиблар: участок терапевты, невролог, эндокринолог, акушер-гинеколог эшләячәк.  

Рәҗәп авылы халкы район үзәк дәваханәсенең күчмә фельдшер-акушерлык пунктыннан, республика клиник дәваханәсенең флюорографыннан һәм маммография кабинетыннан торган автоколоннаны Үзәк урамда мәдәният йорты каршында икмәк-тоз белән каршы алды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан яңгыратылган моңлы җырлар биредәге һәммәсенә дә күтәренке кәеф өстәде. Артабан башкаладан килгән белгечләр авыл халкын кабул итә башлады. Заманча медицина корылмаларында ЭКГ, УЗГ, маммография, флюрография һәм башка тикшерүләр үткәрелде, артериаль кан басымы үлчәнде, анализлар алынды, терапевт, акушер-гинеколог, фельдшер кабул итте. Теләгәннәр коронавируска каршы вакцина ясатты.

– Рәҗәп авыл биләмәсендә 285 кеше үзләрен авырудан саклау өчен COVID-19га каршы прививка эшләтте. Вакцина кадатучыларның 30 % – өлкән яшьтәгеләр. Барысы да бу процедураны әйбәт кичерде, медицина ярдәме сорап килүчеләр булмады, – дип сөйли фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Айгөл Кәүсәр кызы Ваһапова.

Әлеге маршрут шулай 27 августка кадәр районыбыз авылларында яшәүчеләрне тикшерәчәк. Әлбәттә, бу чараның авыл кешесе өчен файдасы зур. Алар тикшерелү, квалификацияле белгечләрдән кирәкле консультацияләр алу мөмкинлегенә ия булачак. Урындагы халыкның сәламәтлеген кайгырткан белгечләр төрле буын вәкилләренә медицина тикшерүе үткәрә, консультацияләр бирә һәм дәвалау курслары билгели. Рәҗәплеләр “Сәламәтлек поезды”ның мөмкинлекләре белән файдаланып, үзләрен борчыган сорауларын бирде, сәламәтлек торышларын тикшертте, табиблардан файдалы киңәшләр алды.

– Бу безнең өчен бик мөһим һәм кирәкле чара, киләчәктә дә мондый “поезд”лар районыбызда оештырылып торсын иде. Бер урында бөтен белгечләрнең булуы бик уңайлы. Бар кешеләрнең дә район үзәгенә,

шәһәрләргә барып табибларга күренер өчен мөмкинлекләре булмый, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә бу җәһәттән авыррак. Әлеге вакытта коронавирус белән көрәш алып барган мәлдә сәламәтлегебезгә карата бигрәк тә игътибарлырак булырга кирәктер, дип уйлыйм. Шуның өчен тулысынча тикшерелдем, каядыр барырга, зур чиратларда торырга да туры килмәде. Гади авыл халкын кайгыртып, безнең өчен биредә шундый медицина ярдәме күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт , – диде Рәйлә апа Әбүбакирова.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: