ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
19 август 2021, 09:51

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш дәвам итә

Муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясе таралуны искәртү буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Кадрия Рәфис кызы Исламова, район эчке эшләр бүлегенең административ практика инспекторы Азат Җәүһәр улы Ханнанов, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимова һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында районда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы хәлләр, районда вакциналау, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү режимын саклау һәм социаль дистанция тоту, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен вакциналау, мәктәпләрдә көндезге лагерьлар эшчәнлеген оештыру турында мәгълүмат җиткерелде, чыгышлар тыңланды, килеп туган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары ачыкланды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: