ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
25 август 2021, 09:35

Таләпләр катгыйлана

Муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча төзелгән оператив штабның чираттагы утырышы булып үтте. Анда хакимият башлыгының урынбасарлары, Чакмагыш телевидениесе һәм “Игенче” район гәзитенең хәбәрчеләре катнашлыгында үтте.

Таләпләр катгыйлана
Таләпләр катгыйлана

Муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча төзелгән оператив штабның чираттагы утырышы булып үтте. Анда хакимият башлыгының урынбасарлары, Чакмагыш телевидениесе һәм “Игенче” район гәзитенең хәбәрчеләре катнашлыгында үтте.

         Утырышта бүгенге көнгә кагылышлы катгый мәсьәләләр каралды. Бик күп райондашларыбызның дөньядагы пандемияга җитди карамаулары тәнкыйть утына тотылды .

         Радик Рим улы Хаков әйтеп үтүе буенча, җәмәгать урыннарында битлек кимәүчеләр дә бик күп икән әле. Бүгенге көндә таләпләрне үтәмәүчеләргә  кисәтүләр ясалган, ә инде кисәтүләрне бөтенләй дә санга сукмаучыларга бу хакта протоколлар төзелгән. Оператив штаб әгъзалары артабан да мондый эшләрне дәвам итәргә дигән карарда калдылар.

         Хакимият башлыгының  авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, хуҗалыкларда хезмәт салучылар арасында вакцина кадату әлегә сүлпән баруын белдерде. Мондыйлар белән үзләрен һәм әйләнә-тирәдәгеләргә хәвеф тудырулары сәбәпле җитди әңгәмәләр үткәрергә,  дигән карар кабул ителде. Штаб начальнигы гына түгел, ә райондашларның киләчәге өчен җаваплы буларак бу чараларда  хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев үзенең дә катнашачагы турында әйтте.

         Белем  бирү учреждениеләрендә эшләүчеләрнең кимендә 80% вакциналану үткән.  Иске Калмаш мәктәбе буенча әлеге күрсәткеч 76% тәшкил итә. Калмашбашта 87%, Юмашта 95%, Чакмагыш беренче урта мәктәбендә 95%, гимназиядә  91% нәтиҗәлелеккә ирешелгән. Башка мәктәпләрдә 100% нәтиҗәләр дә бар! Балалар бакчаларына килгәндә, гомум район буенча  алганда вакцина кадатучылар 93% тәшкил итә.   Авыл биләмәләрендәге балалар бакчаларында эшләүчеләр 100% ка ирешкәннәр,  район үзәгендәге  бакчаларда эшләүче тәрбиячеләрнең  80 % тирәсе прививкалар ясаткан. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бу сан 98% тәшкил итә.  Медиклар күрсәтмәләре буенча әлегә вакциналанмаган хезмәткәрләр дә аны ясатачаклар дигән ышаныч белдерде Мәнзүрә Җәүдәт кызы

         Муниципаль район хакимияте аппаратында бу җәһәттән күрсәткеч 86% тәшкил итсә, кулланучылар җәмгыятендә дә башлыча хәлләр яхшы. “Какаду” кафесында эшләүче 14 кешенең  5се генә әлегә прививка ясаткан, “Хөрмәт”, “Аленушка” , “Затлы” кафеларының хезмәткәрләре 100%ка ирешкәннәр, “Киото” кафесында эшләүчеләрнең  5се дә вакциналанган – дип хисап тотты игътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы  Римма Рим кызы Рәхимова.

         Вакциналау барышы турында һәм аның белән тәэмин итү буенча үзәк район дәваханәсе баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова чыгыш ясады. Бүгенге көнгә 10558 вакцина кайтартылган, шуларның 9850се прививка ясату максатында кулланылган. Бүгенге көндә районда чирләүчеләр саны 1300 кеше тәшкил итсә, шуларның 878е савыккан, 153е әлеге вакытта дәвалану үтәләр. Шунысы шатлыклы: соңгы көннәрдә коронавирустан үлем очраклары теркәлмәгән.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: