ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
14 сентябрь 2021, 12:45

Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан

Муниципаль район хакимиятендә даими эшләп килүче коронавирус инфекциясе таралуны искәртү буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте. Аны әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды.

Иң тәүдә районыбызда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы хәлләр, районда вакциналау барышы турында район дәваханәсе баш табибәсе урынбасары Кадрия Рәфис кызы Исламова аңлатмалар бирде. Аның белдерүенчә, авыручылар санының күпчелеген вакциналану проценты түбән булган Чакмагыш һәм Иске Калмаш авыллары халкы тәшкил итә. Җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү режимы үтәлеше, социаль дистанция тоту турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Радик Рим улы Хаков хисап тотты. Мәгълүматлар буенча, 232 кисәтү, 30 кешегә 58 мең сумлык штраф салу турында карар чыгарылган. Аның сүзләренә караганда, узган атнада гына 7 битлек кию режимын бозу очрагы ачыкланган.

Артабан белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең вакциналануы, укытучылар һәм укучылар арасында авыручылар саны турында мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева һәм Башкортстан аграр- технология колледжы филиалы директоры Әлфия Радмир кызы Шәрипова, 17, 18, 19 сентябрьдә пандемия шартларында Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны барлык саклану чараларын үтәп үткәрү турында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева, хуҗалыкларда хезмәткәрләрнең вакциналануы турында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов мәгълүмат җиткерде.

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: