ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
1 октябрь 2021, 15:20

Бергәләп тотынып кына

Муниципаль район хакимиятендә яңа коронавирус инфекциясенең таралуын профилактикалау буенча чираттагы брифинг узды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды. Брифингта үзәк район дәваханәсенең табибә-эпидемиологы Эльнара Раил кызы Гафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева катнашлыгында көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Бүгенге көндә коронавирус инфекциясен йоктыручылар республика буенча 66879 кеше исәпләнсә, Чакмагыш районы буенча 1486 кеше, савыгучылар 1158кеше тәшкил итә, 327 кеше стационар дәвалануда, амбулатор дәвалануда 317кеше исәпләнә. Эльнара Раил кызы әйтүенчә, бу вирусны вакциналау үтеп кенә җиңеп була. Әлеге көндә районда беренче компонент белән 12706кеше, икенче компонент белән 11050 кеше вакциналанган. Дәваханәдә бүген тагын 1320вакцина бар. Табибә-эпидемиолог райондашларны ревакцинация үтәргә чакырды. Битлек киеп йөрергә чакырды, саклану чараларын катгый рәвештә үтәп, масскакүләм чаралар оештырылган урыннарда социаль дистанцияне саклап йөрүләрен үтенде.

Мәнзүрә Җәүдәт кызы үз чиратында укыту-тәрбия бирү учреждениеләрендәге хәлләр белән таныштырды. Коронавирус пандемиясенә сезонлы авырулар чоры да тап килде. Укытучылар, хезмәткәрләр, укучыларның ОРВИ белән күбрәк авырулары күзәтелә. Күп районнарда мәктәпләр дистанцион укытуга күчкән, бәхеткә каршы, бу әлегә безнең районга кагылмый.

Хәлләрнең кискенләшүе безне якыннарыбызга, әйләнә-тирәбездәге кешеләргә, үз сәламәтлегебезгә җаваплырак булырга, барлык киңәшләр-тәкъдимнәрне тайпылышсыз үтәргә этәрә. Барыбыз бердәм тотынсак кына, безгә бернинди чирләр дә киртә була алмаячак

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: