ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
1 октябрь 2021, 10:25

“Прививка ясаткан һәм үлгән”, дигән әкиятләргә ышанмадык!”

Һәммәбезгә дә билгеле булуынча, бүгенге көндә вакцина ясату – коронавирустан саклануның бердән-бер ышанычлы юлы. Райондашларыбызның күпчелеге моны яхшы аңлый. Әлбәттә, халык арасында коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату турында төрле фикерләр дә юк түгел. Мондый очракта тикшерелмәгән, белмәгән мәгълүматларга ышанганчы, коронавирусны шәхсән үзе кичергән, аның нинди нәтиҗәләргә китерүен үз җилкәсендә татыган кешеләрнең фикере, сөйләгәннәренә таяну дөресрәк булыр.

Районыбызның шәрәфле кешесе, муниципаль хезмәт ветераны Дамира Әлтәф кызы Казыйханова коронавирус турында ишетеп кенә белми, ә бу явыз чирне ул үзе кичергән. Әлеге инфекциянең аларның гаиләсенә нинди йогынты ясавы, вакциналануны ничек кичерүләре турындагы файдалы мәгълүмат белән ул үзенең Инстаграм челтәре сәхифәсендә уртаклашты.

Тормыш иптәше Фәнзил белән әлеге чирне алар үткән көз йоктырганнар. Өйдә ике көн дәвалангач, алар ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата һәм тиз арада йогышлы авырулар дәваханәсенә җибәрелә. Тормыш иптәшен табиблар 4 көндә аякка бастыра, ә Дамира Әлтәф кызының хәле начаррак була: аппетиты югала, су да эчәргә хәле булмый. Шулай бер атна үткәч, табиблар аны махсуслаштырылган дәваханәгә җибәрергә карар кыла. Сәламәтләнүгә өмет юк, дип, Дамира Әлтәф кызы тормыш иптәше, якыннары белән саубуллаша, соңгы сүзләрен әйтеп калдыра, чөнки ул көздә аларның күп дуслары, хезмәттәшләре, танышлары әлеге явыз чир аркасында фани дөньяны ташлап китә. Бәхеткә каршы, дәваханәдә аны аякка бастыралар. Капельницалар, дарулар, күп итеп сыекча эчү... Тик терелгәннән соң аларның яңа чынбарлыкка яраклаштырылуының икенче этабы башлана.

“Көч-хәлебез начарайды, баскычтан менгәнче хәлебез бетә иде, үпкәләр озак эш рәтенә килә алмады. Туклану рационын үзгәрттек, тулысынча дөрес туклануга күчтек, көн дә саф һавада җәяү йөри башладык. “Привинар”, “Спутник V” белән прививка ясатканнан соң гына машина белән ерак араларга юлга чыга башладык. Прививкадан соң 1 көн аз гына кул авыртып торды. Ә “Спутник”тан соң бернинди дә авырту сизелмәде. Бернинди күңелсез симптомнар да тоймадык, организмда бернинди дә авыр кичерешләр сизмәдек. Барысы да элеккечә иде. Киресенчә, без һәр минутның кадерен белеп, якын кешеләребез белән аралашырга курыкмыйча,

тыныч күңел белән яши башладык. Сәламәтлегебезгә карата тагын да сакчылрак мөнәсәбәттә булырга кирәклеген, яшәүнең кадерен ныграк аңладык. Тагын шунысын да өстәп әйтәсем килә: без беркайчан да акыллы интернет табиблары киңәшләрен укымадык, “прививка ясаткан һәм үлгән” дигән куркыныч әкиятләргә ышанмадык, чынбарлыктагы табибларны тыңладык, һәрчак битлек киеп йөрдек. Ватсапка җибәрелгән төрле куркыныч язмаларны ачып та карамадык, шунда ук аларны җуеп ташладык. Без үзебезгә һәм табибларыбызга ышандык.

Барысы да – сезнең кулларда. Авырып китсәгез, өметегезне өзмәгез, барысына да кул селтәп, күңелегезне төшермәгез. Авыруны җиңә алуыгызга ышаныгыз, вакытны юкка сузмагыз. Безнең планнарыбызда сәламәтлекне, тормыш темпын, рационны, активлыкны саклап калу. Артабан инде – гриппка каршы планлы прививка, “Спутник Лайт” ревакцинациясе һәм позитив яшәү рәвеше”, – дип файдалы киңәшләре белән уртаклашты Дамира Әлтәф кызы.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: