ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
26 октябрь 2021, 16:45

Җылы сүз, ягымлы караш белән дә дәвалый

Районыбызда үзәк дәваханәдән тыш халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне фельдшер-акушерлык пунктлары да гамәлгә ашыра. ФАП авыл җирлегендә беренчел сәламәтлек саклау звеносы булып тора.

Җылы сүз, ягымлы караш белән дә дәвалый
Җылы сүз, ягымлы караш белән дә дәвалый

Районыбызда үзәк дәваханәдән тыш халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне фельдшер-акушерлык пунктлары да гамәлгә ашыра. ФАП авыл җирлегендә беренчел сәламәтлек саклау звеносы булып тора.

Авыл фельдшеры булып эшләү – зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки аларга бер үк вакытта педиатр да, күз табибы да, терапевт та, хирург та, психолог та булырга туры килә. Авыруны да иң беренче авыл фельдшеры кабул итә, аннан соң гына – район дәваханәсе. Шуңа күрә авыл җирендә тик ачык йөзле, ярдәмчел, кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булган, изге җанлы шәфкать ияләре генә әлеге эшне чын күңелен биреп башкара ала. “Авылда фельдшер булып эшләү – үтә дә җаваплы хезмәт. Бу хезмәт түземлек, кеше кайгысына, авыртуына битараф булмауны таләп итә. Авыруны дәвалаганда җылы сүз дә җанга дәва”, – ди Яңа Балтач авылы фельдшеры. Әйе, яңабалтачлылар фельдшерларыннан уңган. Светлана Умырбаеваның халыкка медицина ярдәме күрсәтә башлавына 33 ел үткән.

Яңа Семенкино авылы кызы 1986 елны мәктәпне тәмамлый һәм Октябрьский медицина училищесына шәфкать туташы һөнәрен алып чыгу теләге белән документларын тапшыра. Биредә укып чыкканнан соң ул Яңа Балтач участок дәваханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт сала. Өч ел эшләгәннән соң шушы авыл егете Фәрис Фәвис улына кияүгә чыгып, бөтенләйгә Яңа Балтачка килен булып төшә. Тормыш иптәше белән бер ул һәм бер кызга гомер биреп, аларны олы тормыш юлына аяк бастыралар.

2006 елга кадәр әлеге участок дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгәннән соң, дәваханә ябылу сәбәпле фельдшер һөнәре буенча квалификациясен үзгәртә. 2008-2010 елларда Бөре медико-фармацевтика колледжын читтән торып тәмамлый һәм бүгенге көнгәчә ул яраткан хезмәтендә.

Яңа Балтач фельдшер-акушерлык пунктында Светлана Валерьян кызы акушер Айгөл Арысланова белән эшли. Алар Яңа Балтачта яшәүче 665 кешегә һәм Ленин авылыннан 98 кешегә хезмәт күрсәтә. Авылның иң беренче ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәре буларак, Светлана Валерьян кызының тәҗрибәсе зур. Авылда яшәүчеләрнең һәркайсының сәламәтлек торышы турында да хәбәрдар белгечнең төп бурычы – пациентларга табибларга кадәр беренче медицина ярдәме күрсәтү, шул ук вакытта диагноз да кую. Чын профессионал авыруларны кисәтү, профилактика буенча да

эшли. Шулай ук авыл халкын диспансерлаштыру, 65 яшьтән өлкәнрәкләрне тирәнтен диспансерлаштыруны контрольдә тоту, балаларга календарь буенча прививкалар эшләү, дөньядагы яңа афәт – коронавирус дигән йогышлы авыруга каршы вакцина кадату – боларның барысы да авыл фельдшеры иңнәренә төшә.

Барлык уңайлыклар булдырылган фельдшер-акушерлык пунктына халык яратып йөри. Ак күңелле шәфкать ияләре тырышлыгы белән биредә косметик ремонт эшләнгән, һәрвакыт пөхтәлек хөкем сөрә. Бина җылы һәм якты.

ФАПтан кеше өзелеп тормый. Светлана Умырбаева көн дими, төн дими һәр авыруны шифалы кулы белән генә түгел, тәмле сүзе белән дә, дөрес киңәшләре белән дә дәваларга тырыша. Шуңа күрә авылдашлары да аның турында тик уңай фикердә генә. Аны үз итеп, эшеннән канәгать булып торалар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: