ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
27 октябрь 2021, 16:45

Ярты гасыр дәвамында авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы

Дөньяда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе ул – табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар. Ә бүгенге вакытта бөтен ил пандемия белән көрәшкән чорда алардан да мөһимрәк һәм алыштыргысыз хезмәткәрләрнең булмавына тагын бер кабат инандык. Дөньядагы яңа афәт – коронавирус дигән йогышлы авыру килеп чыккач, аның яшен тизлеге белән таралуы һәммәбезне дә шок хәленә китерде. Бу сынау авыл фельдшерларын да урап үтмәде. Вирус “котырган” чагында авыру янына бару үзе бер батырлык бит ул. Шул вакытта бу хезмәтнең бик тә кирәклеген ныграк аңлый башлыйсың һәм ак халатлыларга карата булган ихтирам һәм соклану хисләре тагын да арта гына төшә. Әйе, авыл җирендә иң хөрмәтле кеше ул – фельдшер.

Ярты гасыр дәвамында авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы
Ярты гасыр дәвамында авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы

Дөньяда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе ул – табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар. Ә бүгенге вакытта бөтен ил пандемия белән көрәшкән чорда алардан да мөһимрәк һәм алыштыргысыз хезмәткәрләрнең булмавына тагын бер кабат инандык. Дөньядагы яңа афәт – коронавирус дигән йогышлы авыру килеп чыккач, аның яшен тизлеге белән таралуы һәммәбезне дә шок хәленә китерде. Бу сынау авыл фельдшерларын да урап үтмәде. Вирус “котырган” чагында авыру янына бару үзе бер батырлык бит ул. Шул вакытта бу хезмәтнең бик тә кирәклеген ныграк аңлый башлыйсың һәм ак халатлыларга карата булган ихтирам һәм соклану хисләре тагын да арта гына төшә. Әйе, авыл җирендә иң хөрмәтле кеше ул – фельдшер.

Без ак халатлы апалар белән балачактан ук прививка ясатканда яки дәваханәгә килгәч танышабыз. Авыл кешеләре ул-бу була калса да иң беренче ярдәмне фельдшер-акушерлык пунктына барып сорый. Эш сәгате тәмамланса да авыл фельдшерының эше тиз генә төгәлләнми әле, ярдәм сорап өйгә дә киләләр, шалтыраталар да. Яңа Каръяуды авылы фельдшеры Розалия Каләмдәр кызы Хөрмәтуллинаның да капкасы ябылып тормый, дисәң дә була. Розалия апа көн дими, төн дими, һәр авыруга ярдәм кулы сузарга тырыша, киңәшләрен биреп, кирәккәндә тәмле сүз белән дә юата белә.

Бүгенге көндә авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы Розалия Хөрмәтуллина турында авылдашларыннан да тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Туймазы медицина училищесын 1971 елда тәмамлап, юллама буенча Тайняш авылы фельдшер-акушерлык пунктына эшкә кайта. Биредә ярты ел ФАП мөдире булып эшләгәннән соң Яңа Балтач дәваханәсенә акушерка булып эшкә килә. Тырыш хезмәткәр соңгы 10 елында өлкән шәфкать туташы булып хезмәт сала. 24 ел ярым шушы дәваханәдә фидакарь хезмәт юлы үтә. Яңа Балтач участок дәваханәсе ябылгач, 1995 елның 14 июленнән Яңа Каръяуды фельдшер-акушерлык пунктына эшкә килә. Бу авылда хезмәт куйганына да хәзер 26 ел сизелмичә дә үтеп киткән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә тәҗрибәле хезмәткәр 50 ел дәвамында берөзлексез хезмәт куя.

Авылдашларының һәркайсысын ачык йөз белән каршы ала Розалия апа. Файдалы киңәшләрен биреп, тиешле дәвалау курслары билгеләп, күпме

кешене аякка бастырды икән ул?! Шуңа күрә аңа олысы да, кечесе дә рәхмәтле.

Авылда яшәү урыны буенча 208 кеше теркәлгән. Шуларның монда яшәүчеләре 137се – олы яшьтәгеләр һәм 21е – балалар. Чишмә-Каран авылыннан да 13 кеше биредә хезмәтләндерелә. 60 яшьтән югары булганнар – 66 кеше, 18 яшьтән 60 яшькә кадәр – 71 кеше.

“Авылда фельдшер булып эшләү җиңел хезмәтләрдән түгел. Ул чыдамлык, тырышлык, кешеләргә карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны, күп вакытны таләп итә. Үз эшеңне яратып, чын күңелеңне биреп башкарганда гына авыл халкы ышанычын, хөрмәтен яулап була. Берүзем генә эшләгәч барлык эшләр дә үз иңнәремә генә төшә: төп хезмәтемнән тыш, идән юу, кышын кар көрәү кебек эшләр дә минем өстә”, – ди Яңа Каръяуды авылы ФАП мөдире.

Биредә өлкән яшьтәгеләр күп, хроник чирлеләр дә бар. Мәктәп яшендәге балаларга, укучыларга да зур игътибар бирелә. Авыл медикларын юкка гына табибларга тиңләмиләрдер. Розалия Каләмдәр кызына да күп төрле авырулар белән очрашырга, ачыкларга туры килә. “Югары кан басымы, йөрәк, кан тамырлары авырулары белән чирләүче кешеләр күп. Җитмәсә, дөньяда яңа афәт – коронавирус инфекциясе дә килеп чыкты бит”, – ди әңгәмәдәшем.

Фельдшер көне-төне, һава торышы нинди булуга карамастан, авыл халкына медицина ярдәме күрсәтергә ашыга. Авыруларны булдырмау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану буенча да файдалы киңәшләрен бирә. Аның эше чирлеләр янына бару белән генә чикләнми. Моннан тыш ФАПка уколга йөрүчеләр дә күп, халыкны дарулар белән дә тәэмин итәргә кирәк. Профилактика, диспансерлаштыру, йөри алмаганнарның, өлкән яшьтәгеләрнең өйләре буенча йөрү, күп төрле отчет эшләре һәм башкалар. Розалия Каләмдәр кызы билгеләвенчә, биредә әлеге вакытта коронавирус инфекциясеннән тыш, гриппка каршы прививка ясау компаниясе дә дәвам итә. ФАП мөдире белән әңгәмәләшкән 26 октябрь көненә гриппка каршы 60 кеше прививка ясату процедурасын үткән. COVID-19га каршы вакцина кадатучылар саны исә 117 кеше тәшкил итә. Аларга “Эпивак-корона” һәм “Гам-ковид-вак” вакцинасы ясалган.

Авыл халкы өчен бик тә кирәк булган фельдшер-акушерлык пункты озак еллар шулай кешеләр өчен хезмәт итсен иде. Ак халатыдай изге күңелле Розалия апага җаваплы эшендә тик уңышлар, сабырлык юлдаш булсын, киләчәктә дә авылдашларының хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын дибез.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: