ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
9 декабрь 2021, 12:55

Өлкән яшьтәге райондашларыбыз вакциналануга җитдирәк карый

Коронавирус белән берникадәр яшәргә өйрәнсәк тә, әмма аның сәламәтлек өчен һаман да хәвеф тудыруын истән чыгарырыга ярамый. Бүгенге көндә әлеге чирдән саклану чарасы булып бердән-бер юл – вакцина ясату тора. Күпчелегебезгә мәгълүм булуынча, коронавирус инфекциясен массакүләм иммунитет белән генә җиңеп була. Табиблар иммунитет булдыру өчен вакциналану мөһимлеген билгели. Вакцинаны теләгән һәр кеше бушлай ясата ала. Моның өчен район үзәгендәге поликлиникага, ә авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар киңәш итүенчә, вакциналану процедурасын үтү тәү чиратта халык белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләргә һәм 60 яшьтән узучы өлкәннәргә мөһим. Вирус йоктыру хәвефе өлкән яшьтәге кешеләргә иң беренче яный һәм авыр формада уза. Онкология, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы авырулары булганнар коронавируска аеруча тизрәк бирешә.

Без район үзәк дәваханәсенең 29нчы прививкалар ясау кабинетында янә булып, вакциналану барышын күзәтеп кайттык. Бирегә прививка ясатырга район үзәгеннән һәм авыллардан да киләләр. Вакциналануга килергә теләүчеләргә тиешле шартлар тудырылган, иң мөһиме – санитар хәвефсезлек тәэмин ителгән. Махсуслаштырылган пунктта зур чиратлар да күзәтелми, биредә эшләүче медицина хезмәткәрләре һәр кешегә аерым игътибар күрсәтеп, аларны борчыган сорауларга җаваплар биреп, эшне тоткарлыксыз алып барырга күнеккәннәр. Иң элек фельдшер Әлфинә Лыгина пациентларны кабул итә. Пациент сүзләреннән чыгып, анкета тутырыла, анда хроник авырулар, препаратларга аллергия булу-булмау турында мәгълүмат языла. Тән температурасы, кан басымы, сатурация үлчәнә. Вакцинага каршылыклар булмаган очракта прививка ясала. Артабан шәфкать туташы Лиана Гәрәева махсус җиһазландырылган процедура кабинетында вакцина ясау процедурасын башкара. Прививка ясалганнан соң организмда реакция күзәтелсә, сораулар туса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында табибларга мөрәҗәгать итәргә була.

Гәзитебезнең алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, үзәк район дәваханәсендә “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлегебез” (“Наша забота”) проекты чикләрендә өлкән буын вәкилләре өчен “Өлкәннәрне кайгырту” (“Забота о пожилых”) акциясе атнага бер һәр пәнҗешәмбе көнне оештырыла. Ул агымдагы елның 23 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Без килгән көнне дә 29нчы прививкалар ясау кабинетына коронавирус

инфекциясенә каршы вакцина кадатырга килгән 65 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызга “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Илмира Федорова “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары белән берлектә шәхси гигиена предметларыннан торган “сәламәтлек посылкалары” тапшырып, өлкән яшьтәге райондашларыбызга сәламәтлек теләп, файдалы бүләкләр белән сөендерделәр.

“Прививка ясатырга теләк белдерүче райондашларыбыз арта тора. Көн дәвамында якынча 50дән алып 70кә кадәр төрле яшьтәге кешеләр вакцина ясатырга теләк белдереп килә”, – ди фельдшер Әлфинә Лыгина. Шулай ук, Әлфинә Рәүф кызының сүзләренә караганда, вакцина ясатуга өлкән яшьтәге кешеләр җитдирәк карый икән. Алар бу эштә көннән-көн активрак катнашалар һәм җаваплылык белән аерылып торалар.

Район халкы афәттән котылуның юлы бер – вакциналану гына икәнен яхшы аңлый. Күпчелекнең инфекция таралуга юл куймауга җитди һәм җаваплы каравы сөендерә.

Өлкән яшьтәге райондашларыбыз вакциналануга җитдирәк карый
Өлкән яшьтәге райондашларыбыз вакциналануга җитдирәк карый
Өлкән яшьтәге райондашларыбыз вакциналануга җитдирәк карый
Өлкән яшьтәге райондашларыбыз вакциналануга җитдирәк карый
Өлкән яшьтәге райондашларыбыз вакциналануга җитдирәк карый
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: