ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
2 февраль 2022, 09:25

Кешеләрне, аеруча балаларны саклау мөһим

Республикада һәм шул исәптән районыбызда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле эпидемиологик хәл кискен тора,чирләүчеләр саны артуы күзәтелә. Яңа коронавирус инфекциясенең “омикрон” дигән яңа штаммы килеп чыгуы да зур хәвеф тудыра. Социаль дистанция тоту, битлек киеп йөрү режимы, вакцина ясатып, коллектив иммунитет булдырып вирус таралуга каршы тору, профилактика чараларының төгәл үтәлүе мөһим булып кала.

Кешеләрне, аеруча балаларны саклау мөһим
Кешеләрне, аеруча балаларны саклау мөһим

 Муниципаль район хакимиятендәге оператив штабның узган чираттагы утырышында көн тәртибенә шушы һәм башка мөһим мәсъәләләр чыгарылды һәм каралды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Әлегә коронавирус чире таралу хәвефе белән кискен хәлгә бәйле ул Zoom платформасы аша онлайн форматта уздырылды.

“Коронавирус таралуга бәйле хәл катлаулы саклана. Бигрәк тә балаларның чирләве аеруча хәвеф һәм борчылу тудыра. Беренчел амбулатор кабул итү барлык кешеләргә дә күрсәтелергә тиеш. Җитәкчеләргә, авыл биләмәләре башлыкларына да чир таралуга юл куймас өчен олы игътибар юнәлтү мөһим. Волонтерлар эшчәнлеге дә тиешенчә оештырылырга тиеш. Яшәү шартлары авыр булган чирләүче гаиләләргә дә мотлак рәвештә ярдәм итүгә җаваплы карарга чакырам ”, – диде Реканс Фәнис улы утырышны йомгаклап.

 

P.S. Гәзитне басмага әзерләү барышында район үзәк дәваханәсенең прививкалар ясау кабинетыннан 1 февральгә 12-17 яшьләрдәге 5 үсмергә “Гам-Ковид-Вак-М” вакцинасы ясалу турында хәбәр алдык. Бу эш артабан да дәвам итәчәк.

 

Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: