ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
10 февраль 2022, 15:25

Район хакимиятендә чираттагы брифинг узды

Бүген муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясен профилактикалау, бу җәһәттән районда күзәтелгән хәлләр һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча брифинг үтте.

Район хакимиятендә чираттагы брифинг узды
Район хакимиятендә чираттагы брифинг узды

Чараны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова   ачты һәм алып барды. Брифингта  үзәк район дәваханәсенең табибә-эпидемиологы Эльнара Раил кызы Гафиуллина һәм мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина катнашты. Чараның беренче өлешендә коронавирус инфекциясенә кагылышлы булган мәсьәләләр, икенче өлешендә мәгариф системасына бәйле сораулар каралды.

 

 

Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 17 февральдә дөнья күрәчәк 7 нчы санында  танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: