Вакциналау 12 яшьтән өлкәнрәк булган үсмерләрне яңа коронавирус инфекциясен йоктырудан мөһим профилактикалау элементы, шулай ук COVID-19 чирен кичерүчеләр өчен җитди өзлегүләр һәм ковид тан соңгы кичерешләр синдромыннан профилактика да булып тора. Вакциналау шулай ук вирус таратучы социаль актив гражданнарны киметү мөмкинлеге бирә.
Яшүсмерләрдә, өлкәннәр кебек үк, яңа коронавирус инфекциясен авыр кичерү, хәтта үлү очраклары да булырга мөмкин. Бу бигрәк тә хроник авырулар, артык авырлыкка ия һәм симез булган, иммуносупрессив терапия алган яшүсмерләр төркеменә кагыла. Табиблар һәм ата-аналарны коронавирус кичергәннән соң йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегендә җитешсезлекләр, неврологик проблемалар, когнитив дисфункцияләр булуы аеруча борчуга сала.
Яшүсмерләрне коронавируска каршы вакциналау эпидемиологик күрсәтмәләр буенча вакциналау календарена кертелде. Башка прививкалар кебек үк, аны ясау ирекле. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә COVID-19дан әти-әниләренең язма гаризасы буенча гына, шулай ук ата-аналар һәм яшүсмерләрнең үзләрен дә, әгәр аларга 15 яшь тулса, язма рәвештә хәбәр ителгән ризалыгы буенча прививка ясаячаклар.
Вакциналау коронавирусны авыр үткәрүдән саклый. Прививкага Дәүләт хезмәте порталында яки 122, 8-800-2000-112 телефон саннары буенча язылырга мөмкин.
Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: район үзәк дәваханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.