ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
12 апрель 2022, 15:15

Диспансерлаштыру үттеңме әле?

Бүген диспансерлаштыру гражданнарның көндәлек тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде.

Диспансерлаштыру үттеңме әле?
Диспансерлаштыру үттеңме әле?

 Ул өлкәннәргә медицина белгечләре ярдәме белән сәламәтлек торышын бушлай тикшертергә, аңа игътибарлырак булырга ярдәм итә.   Диспансерлаштыру төрле авыруларны профилактикалауның бик нәтиҗәле чарасы булып тора. Поликлиникадан медицина хезмәткәрләре  яшьләре быелгы елда диспансерлаштыру  узуга туры килгән райондашларны бирегә килеп, тиешле тикшерүләр узарга чакыра. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки поликлиникада язылырга кирәк.

9 апрельдә 11 нче терапевт участогында яшәүчеләр өчен ял көне диспансерлаштыруы  узды. Анда 63 кеше тикшерелде. 58 - ЭКГ, спирометрияне 1, күзәтү кабинетын - 34, процедура кабинетын - 59, рентген тикшеренүен - 51, маммографияне  - 21, ВГД процедурасын - 55 кеше узды.

Сәламәт булырга  теләсәң –  диспансерлаштыру уз!

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Район үзәк дәваханәсенең “Бәйләнештә” социаль  челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: