ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
12 апрель 2022, 18:45

Медиклар урыннарга чыга

“Сәламәтлек поездлары” Башкортстан районнары буенча сәяхәткә 18 апрельдән кузгалачак.

Медиклар урыннарга чыга
Медиклар урыннарга чыга

Ел саен оештырыла торган “Сәламәтлек поезды” дип исемләнгән медицина акциясе Башкортстанда 18 апрельдән старт алачак. Бу турыда республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәсендә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Динара Еникеева хәбәр итте. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына районнарга килүче медицина хезмәткәрләренә эшне яхшылап оештырыр өчен барлык уңайлыклар тудырырырга кирәклеге турында әйтеп үтте. Чөнки табибларга эшләр өчен шәһәргә барырга авыл халкының күпчелеген тәшкил итүче өлкәннәрнең вакыты да, мөмкинлекләре дә чикле булуы һәркемгә мәгълүм. Гомумән алганда, “Сәламәтлек поездлары”ның эше бик зур файда китерә, нәтиҗәсе бар һәм бик яхшы. Бу эшне дәвам итәргә кирәк”,– диде Республика Башлыгы. Шулай ук республика Башлыгы медицина хезмәткәрләренең авылларга сәфәре тәмамланганнан соң, алар белән очрашып, хезмәтләре өчен рәхмәт белдергә ниятләп тора икән. Фото һәм мәгълүмат “Башинформ” платформасыннан алынды

Автор:Индира Латыйпова әзерләде
Читайте нас: