+29 °С
Облачно


Китапханәче Гөлнара Китапова балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмәләште, урамнарда имин хәрәкәт итү, светофор сигналларын белүнең мөһимлеге турында сөйләде. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр яңгырады, шулай ук балалар берничә турдан торган юл кагыйдәләре викторинасында актив катнаштылар. Бакча тәрбияләнүчеләр актив рәвештә юл хәрәкәтендә катнашучылар турындагы табышмакларны чиштеләр, юл аша чыгу һәм бу очракта светофорның ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр. Очрашу ахырында нәниләр бик теләп һәм шатланып автомобиль узышларында ярыштылар.