

Гаилә – бар кешелекнең иң төп кыйммәте, һәр җәмгыятьнең төп элементы. Ул һәр заманда да гомум кешелекнең, буыннар күчәкилешлегенең мәдәни һәм тарихи кыйммәтләренең сакчысы булды һәм булып кала. Гаи ләләр – һәр дәүләт үсеше һәм ныгынуы нигезе. Чөнки гаиләдән кешенең тормышы башлана, нәкъ монда ул шәхес һәм гражданин булып формалаша. Башкортстан Республикасы күп балалы, ишле гаиләләре белән данлы. Юкка гына төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме белән агымдагы ел Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителәде. Республикада һәм илдә балалар үстерүче гаиләләргә ярдәм итү өчен күп санлы чаралар тормышка ашырыла. Халыкара Гаилә көне алдыннан Башкортстанда Гаилә атнасы башланды. Бу чара “Гаилә” гомумдәүләт проекты чикләрендә тормышка ашырыла. Шушы җәһәттән 12-17 май көннәрендә төбәктә күп санлы акцияләр, балалар, ата-аналар, яшь һәм күпбалалы, тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр белән төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Моннан тыш, Гаилә атнасында республикада авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен балалар товарларын җыю буенча “Изгелек бумерангы”, “Сәламәт гаилә – сәламәт респуб лика” акцияләре дә игълан ителде. Шулай ук “Без бергә – зур гаилә” онлайн-акциясе, ЗАГС бүлекләрендә яшь парларны, бер оешмада эшләүче гаилә әгъзаларын тәбрикләү тантаналары, “Гаилә кыйммәтләре” фестивале дә үтәчәк, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан да чаралар оештыру планлаштырыла. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы үз рәсми сәхифәсендә атна дәвамында бу чаралар анонсын урнаштырып барачак. Халыкара Гаилә көне уңаеннан оештырылган чаралар безнең районда да үтәчәк.