ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
СВО
6 сентябрь 2022, 05:48

Ил чакыргач изге яуга...

Данил Венер улы Вәлиев 1990 елның 13 июлендә Нефтекама шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе Венер Марс улы һәм әнисе Әнүзә Фәндүс кызы аңарда кече яшьтән үк иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын: хезмәт сөючәнле, сакчыллык, җаваплылык, намуслылык тойгылары тәрбияли алган. Данил кече яшьтән үк техника яраткан, төрле механизмнарны сүтеп-җыю белән мавыккан. Шуңа да Каразирек урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Чакмагыштагы 85нче һөнәрчелек лицеена укырга керә һәм биредә төпле белем үзләштереп, “Машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү буенча мастер” һөнәрен үзләштерә. 2009 елның ноябрендә Кораллы Көчләргә хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядән соң Русия тимер юлларында юл монтеры булып эшли. 2013 елның ноябрендә контракт буенча хәрби хезмәткә алына, кече сержант званиесенә ия була. “Алкино-2” дә инженер сапер бригадасында өлкән механик-водитель вазыйсында хезмәт итә. Агымдагы елның 25 мартында Украина территориясендә барган махсус операция барышында һәлак була. Күрсәткән батырлыгы өчен вафатыннан соң Каһарманлык һәм Шәйморатов орденнары белән бүләкләнә.

 

Тормыш шулай корылган инде: анда шатлыклы бәйрәмнәр моңсу вакыйгалар белән тыгыз үрелеп бара. Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалында үткән белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашкан һәркем бу мизгелләрдә сагышлы да, дулкынландыргыч сөенечле тойгылар да кичергәндер, мөгаен. “Бүген без Белем көнен – бер-кемне дә битараф калдырмаган көнне билгелибез. Кемдер бу бәйрәмдә күңелендә үткәннәрне барлый, кемгәдер кыңгырау чыңы – күнегелгән бүгенгесе, кем өчендер – зур өметләр багланган киләчәк. Без бүген сезнең белән шулай ук якташыбыз, Украина җирендә гаскәри һәм гражданлык бурычын үтәгәндә һәлак булган Каһарманлык һәм генерал Шәйморатов орденнары кавалеры Данил Венер улы Вәлиев турындагы якты истәлекне мәңгеләштерергә җыелдык. Ул хәрби хезмәтнең кырыс шартларында, туган җирдән еракта хәрби антка, сугышчан һәм кешелек бурычына ахыргача тугры калды. Үз гомерләрен ватан өчен корбан иткән яугир турында хәтер – изге һәм мәңгелек. Без бүген Данил Вәлиев белем һәм һөнәр үзләштергән колледжда аның хөрмәтенә мемориаль тактаташ ачабыз. Аның тыныч тормыштагы һәм хәрби юлын өйрәнеп, яшь буын вәкилләре үз тормышлары мәгънәсе турында уйланачак, колледжны тәмамлаганнан соң олы тормыш юлына аяк басканда каһарман якташыбыз турындагы хәтерне күңелләрендә саклаячак. Ә безнең уртак максатыбыз – Данил Вәлиев кебек иле безнең лаеклы гражданнарын һәм патриотларын тәрбияләү”, – дип башлады тантаналы чараны аны алып баручы район мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Илфак улы Мансуров. Белем көненә һәм каһарман райондашыбызга мемориаль тактаташ ачуга багышланган митинг Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарын тыңлаудан һәм дәүләт флагларын күтәрүдән башланды. Бу хокукка колледжның уку алдынгылары Денис Хәйдәров белән Илгиз Мансуров ия булды. Митингта муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының фән һәм югары белем бирү бүлеге начальнигы Ирина Тәбрис кызы Митянина, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Чакмагыш районы хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, Данил Вәлиевның әнисе, гомер юлдашы, туганнары һәм якыннары катнашты. Шулай ук тантанага яшь армиячеләр, Чакмагыш гимназиясенең Шәйморатов классы укучылары, җәмәгатьчелек. Ил чакыргач изге яуга... Белем көнендә Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалында һәлак булган яугир якташыбыз Данил Вәлиев истәлегенә тактаташ ачылды оешмалары вәкилләре, волонтерлар һәм киң мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылды. Алып баручы чарада катнашучыларны каһарман районда шыбызның тормыш юлы белән таныштырганнан соң мунциипаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы һәм яугирнең әнисе Әнүзә Фәндүс кызы мемориаль тактаташны ачтылар. Данил Венер улы истәлегенә чәчкәләр салынгач, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы һәм районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы чыгыш ясады. “Данил Венер улының кыска гына гомере һәм батырлыгы барыбыз өчен дә намус һәм батырлык өлгесе булып хезмәт итә. Ул париотик бурычын ахыргача лаеклы башкарып, һәркем өчен үрнәк булып тора. Аның турындагы хәтер безнең күңелләр дә мәңгелеккә сакланачак. Без аның әнисен һәм якыннарын оныт маячакбыз, һәрчак ярдәм итеп торачакбыз”, – диде муниципаль район хакимияте башлыгы үз чыгышын да. Яугирнең әнисе Әнүзә Фәндүс кызы улы турындагы истәлекләре белән уртаклашты һәм гомеренең шушы авыр чорында үзенә һәм якыннары күрсәткән ярдәме өчен Реканс Фәнил улына, аның хезмәт тәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткергәннән соң каһарман якташы бызның истәлеге бер минуттын торып искә алынды. Артабан чыгыш ясаган колледж филиалы мөдире Әлфия Радмир кызы Шәрипова уку йортында эшләгән хезмәттәшләренең Данил Вә- лиевның биредә белем алган елла ры турындагы хәтирәләре белән уртаклашты, аның турындагы якты истәлек ышанычлы сакланачагы турында белдерде. Район мәдәният йортының “Гармония” вокаль ан самбле башкаруындагы “Родина – мать” җыры да митингта катнашучы һәркемнең күңеленә үтеп кереп, аның сүзләрен исбатлады. Артабан чараны дәвам итеп, Башкортстан аграр-технология кол- леджының укыту-җитештерү эшчән- леге буенча директоры Раил Наил улы Гомәров чыгыш ясады. Ул колледж коллективын һәм студентларны Белем көне белән тәбрикләп, биредәге уку һәм тәрбия бирү программасы һәм монда үзләш терергә мөмкин булган белгечлекләр белән таныштырганнан соң, филиал мөдире Әлфия Радмир кызы Шәрипова уку алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды. Артабан чарада катнашучыларны быел “Усадьба хуҗасы, хуҗабикә се” һәм “Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры” белгечлекләре буенча тупланган ике төркемгә укырга килүче студентлар һәм аларның сыйныф җитәкчеләре белән таныш тырдылар. Аларны котлап, өлкән курс студенты Денис Хәйдәров чыгыш ясады. Белем көне линейкасы район мәдәният йорты хезмәткә ре Рузил Гафаровның “Авылыма кайтып килешем” җыры белән тәмамланды. Районыбыз гына түгел, илебез горурлыгы булган данлы улларына һөнәр һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган бу уку йортында агымдагы һәм алдагы елларда да шушы күркәм традиция дәвам итәр, дәүләтебез өчен сы наулы чор булган очракта, алар да өлкән сабакташларынан үрнәк алып, сынатмаслар дигән ышаныч белдерергә тулы нигез бар. Бу көнне чарада катнашучыларның барысы да шушы мизгелләрдә бер изге те ләк – ил-дәүләтләребез тыныч-имин булсын, һич бер чит дәүләтләрнең аның хәрби көчен сынап карау уе барлыкка килмәсен дигән теләк берләштергәндер, мөгаен. Әйе, һәр кешене югалту җиңел түгел. Әмма моны аңлавы ничек ке нә авыр булса да, Русия тарихының иң данлы сәхифәләре нәкъ шундый кайтарып алгысыз югалтулар исә бенә языла. Һәм илебезнең лаеклы уллары сафында якташыбыз Данил Вәлиевның исеме мәңгелеккә кала. Аның, һәм гомерләре Ватан хакы на өзелгән күпләрнең исемнәре дәүләтебезнең үлемсез дан, каһар манлык һәм батырлык китабына җуелмас хәрефләр белән язылган. Райондашыбыз Данил Вәлиев кебек каһарман яугир егетләр батырлы гы хакына без бүген тыныч булган илебездә, туган җиребездә һәр ат кан таңга, яңа көнгә һәм аяз, зәңгәр күк йөзенә сөенеп яшибез. Туган як ка исә-имин әйләнеп кайту бәхе тен күрә алмаган якташларыбыз якыннары, туганнары, райондаш лары азат илдә һәм бәхетле яшәсеннәр, эшли һәм укый алсыннар өчен үз гомерләре белән түләделәр. “Быелгы Белем көнендә без элекке укучыбыз, Украинада батырларча һәлак булган яугир-сугышчы Данил Вәлиев истәлегенә тактаташ ачу чарасына җыелдык. Без ба рыбыз да аны зур хөрмәт һәм җы лы хисләр белән искә алабыз. Ул безнең, укытучыларының хәтерендә тыйнак, максатка омтылучан, тырыш студент, гомумән әйткәндә, чын ир-егет булып калган. Һәм ул үзе нә тәрбия биргән гаиләсенең, безнең, укытучыларының йөзенә кызыллык китермәде. Аның кебек егетләр күбрәк булсын иде. Данил турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланачак. Без аны бик еш укучыларыбызга үрнәк итеп куеп, аның турында сөйлибез, искә алабыз һәм янә дә гаиләсенең, якыннарының үтә дә авыр кайгысын уртаклашабыз”, – дип Данил хакындагы истәлекләре белән уртаклашты аңа белем һәм тәрбия биргән укытучысы Светлана Аркадьев на Богданова.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас