Замана тормышның һәр өлкәсенә үз таләпләрен куя. Махсус хәрби операция исә сугыш алып баруның яңа алымнарын булдырырга этәрә. Пилотсыз системалар гаскәрләрен булдыру карары да хәрби конфликт барышында алынган тәҗрибә нигезендә туды. Чөнки күп очракта гаскәрләрнең уңышы нәкъ менә пилотсыз системалар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге белән билгеләнә. Бурычларның 80 процентына кадәрен пилотсыз очкычлар үти, дип белдерде былтыр Русия оборона министры Андрей Белоусов.
Пилотсыз системалар гаскәре – Русия Кораллы Көчләре структурасында, пилотсыз комплексларны кулланып, хәрби операцияләр үткәрү өчен махсус төзелгән гаскәрләрнең яңа төре. Аны узган ел Югары башкомандующий Владимир Путин һәм оборона министры Андрей Белоусов карары буенча төзеделәр.
Башкортстанда да пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю башланды. Бу уңайдан бу элита гаскәренә кемнәр эләгә ала һәм ул никадәр хәвефсез дигән сораулар килеп туа.
Ни өчен элиталы гаскәр?
Моңа кадәр дрон операторлары башка хәрби-учет белгечлекләре буенча исәпләнде, хәзер исә аларның эше рәсми статус ала. Һәм бу бик югары статус дип санала. Алар югары класслы, яхшы әзерләнгән сугышчылар булачаклар, автомат белән түгел, ә джойстик белән оста идарә итәргә өйрәнәчәкләр. Шуңа алар өчен башкалардан аерылып торган махсус шартлар тудырыла һәм анда урыннар саны чикле булачак.
Бу контракт нәрсәсе белән аерыла?
Мондый контрактчыларга башка сугышчылар өчен булган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр карала, ләкин өстәмә мөмкинлекләр дә бар.
- Хезмәт итү хәвефсезрәк, чөнки ул сугыш сызыгыннан ерактарак бара.
- Контракт бер елдан алып билгеләнгән срокка төзелә. Ул тәмамланганнан соң, хезмәттән китәргә яки яңасын төзергә мөмкин.
- Контрактта язылуынча, хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүгә бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый.
- Студентлар контракт төзергә, академик отпуск алырга, ә хезмәттән соң бюджет урында (урыннар булганда) укырга хокуклы.
- Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар: дошманнарга уңышлы һөҗүм итүчеләргә 50 000 сумнан 500 000 сумга кадәр өстәмә түләү карала.
Кем кул куя ала?
- Русия гражданы булган ир-атлар. Яңа бүлекчәләрдә хатын-кызлар өчен хәрби-учет белгечлекләре әлегә каралмаган.
- FPV-дроннар операторлары өчен – 18дән 35 яшькә кадәргеләр, ә башка белгечләр өчен – 18дән 45 яшькә кадәр ир-атлар.
- Физик яктан һәм сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәткә яраклы, белеме 9 сыйныфтан түбән булмаганнар; хезмәт тәҗрибәсе булмаса да ярый.
- Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителмәгән булырга тиеш. Башка хөкем ителүләргә карата шәхсән карар кабул ителә.
- “Геймер тәҗрибәсе” яки радиосамолет/дрон белән идарә итү тәҗрибәсе; “VR” куллану тәҗрибәсе, аэродинамика нигезләрен һәм дроннарның “гамәлен” аңлау, киңкырлы фикерләү һәм “кадрны тою”, пилотсыз һава суднолары белән идарә итүгә уку турында сертификатлар һәм таныклыклар аеруча хуплана.
Укыту караламы?
Сайлап алуны уңышлы узган һәм контракт төзегән барлык кандидатлар башта махсуслаштырылган уку үзәкләрендә ике айлык белем алачак. Аларны пилотсыз системаларны ремонтларга, көйләргә һәм программалаштырырга, 3D-модельләштерү өлкәсендә эшләргә өйрәтәчәкләр. Төрле типтагы – һава, җир өсте, су өсте һәм су асты пилотсыз очкычларын очырырга укыталар. Шулай ук IP-челтәрләр, радиоэлемтә төзү, топографик карталар, инженерлык эше һәм башка юнәлешләр буенча да белем алачаклар. Курс тәмамлангач, таныклык бирелә.
Нинди ташламалар була?
Контрактка кул куйганнарның барысына да бер мәртәбә 1 400 000 сум түләнә. Аннан соң 220 мең сумнан башлап айлык түләүләр (хәрби званиегә, вазифасына һәм хезмәт елларына карап), хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирү карала. Моннан тыш, Башкортстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 50дән артык ташлама эшли.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
- Үзеңнең хәрби комиссариатка.
- Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (Уфа, Революцион урам, 156).
- “Дәүләт хезмәтләре”ндә заявка калдырырга мөмкин.
Үзегез белән паспорт, хәрби билет, белем турында документлар, никах һәм бала туу турында таныклыкларны (булган очракта) алыгыз.
Контракт буенча хезмәт мәсьәләләре буенча кайнар линия номеры – 122.