Маскировка челтәрләре бүгенге көндә хәрбиләрнең ихтыяҗы зур булган иң кирәкле материал булып тора. Волонтерлар хәрбиләргә куллануда максималь уңайлы эшләнмәләр ясарга омтыла. Төп бурыч – техниканы һәм шәхси составны нәтиҗәле маскировкалау. Фронттагы уңышлар гына түгел, егетләребезнең гомерләре дә шуңа бәйле бит.
Маскировка челтәрен үрү – яугирләргә бәяләп бетергесез ярдәм. Солдат өчен маскировка челтәре бронежилет яки каска кебек үк мөһим, чөнки ул дошман разведкасының үткен карашларыннан корал, хәрби техника һәм башка әһәмиятле объектларны яшерергә ярдәм итә.
Күптән түгел Митрә-Әюп авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре районыбызның М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабына ике маскировка челтәре китерделәр.
Рапат мәдәният йорты коллективы да “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясеннән читтә калмады. Битараф булмау һәм бердәмлек – рапатлыларның иң мөһим сыйфатлары. Рапат мәдәният йорты коллективы, яңадан актив гражданлык позициясе күрсәтеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрүне оештырды. Барлык җыелган акчалар яугирләргә кирәкле әйберләр сатып алуга тотылды.
Изге күңелле райондашларыбызның ярдәм олавы район хакимияте башлыгы озатуында МХО якларына илтеп тапшырылды. Изге эштән читтә калмаган олы йөрәкле халкыбызга рәхмәт!