Барлык яңалыклар
СВО
4 февраль , 15:55

Каһарманнар даны мәңгелек

Махсус операциядә һәлак булган яугир якташларыбызның гаиләләренә Каһарманлык орденнары тапшырылды

Каһарманнар даны мәңгелек
Каһарманнар даны мәңгелек

 

Махсус операциядә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды. Аларның әти-әниләре, туганнарына дәүләтебезнең югары бүләкләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков тапшырды.
Ильвер Зиннур улы Галимов, Денис Ришат улы Бакбергенов, Илнур Нәҗип улы Дөмәев Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаган.
Илебез мәнфәгатҗләрен яклаганда батырларча һәлак булган яугир якташларыбызның тормыш иптәшләре Гөлнара Гәлимова, Алҗбина Бакбергенова, Севара Гәрәевага Каһарманлык орденнары тапшырылды. Бүләкләрне тапгыру тантанасына алар балалары белән килгән иде.
“Безнең яугирләр Ватанны намус белән саклый, илебез азатлыгы өчен гражданлык бурычларын лаеклы үти. Моны мин МХОга гуманитар йөк белән баргач үз күзләрем белән күреп кайттым. Илебез азатлыгы өчен башларын салган батырларның даны мәңгелек!” – диде район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәлак булган батырларның туганнарына сабырлык һәм көч теләп.
Илебез иминлеге хакына барган махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, хәбәрсез югалган егетләребез табылып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде.

Каһарманнар даны мәңгелек
Каһарманнар даны мәңгелек
Каһарманнар даны мәңгелек
Каһарманнар даны мәңгелек
Каһарманнар даны мәңгелек
Каһарманнар даны мәңгелек
Каһарманнар даны мәңгелек
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас