

Безгә якташларыбыз имзалаган Башкортстан Республикасы флагын тапшырдылар. Анда яугирләр үзләренең позывныйлары белән кул куйганнар. Без бу сәламне зур шатлык һәм дулкынлану белән кабул иттек. Мондый хәбәрләрнең безгә никадәр мөһим булуын сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый. Тантаналы шартларда без флагны тәрбияләнүчеләребезгә тәкъдим иттек. Бу батырлык символын зур горурлык белән балалар бакчабызның хәрби дан диварына элеп куячакбыз. Геройларыбызга ышанабыз һәм алга таба да гуманитар акцияләрдә һәм чараларда катнашып, аларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Муниципаль район Советы депутаты Айдар Фәнил улы Насыйровка ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез. Бүгенге көндә алгы сызыкта булганнарның барысына да җиңү белән туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын телибез! Без сезнең белән! Гөлшат Латыйпова, 6нчы санлы “Кояшкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.